Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Бу хакта онытырга ярамый

Болгардан Казанга кайтучы "Булгария" теплоходының батуына 10 июльдә нәкъ бер ел тулды.

Шактый кешенең гомерен өзгән бу фаҗига Татарстанны гына түгел, бөтен ил халкын тетрәндерде. Сәяхәткә чыгып, Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгын карарга килгән һәм кайтыр юлга чыккан теплоходта йөзләрчә өлкәннәр һәм балалар корбан булды.
Коткару-эзләү эшләре озак дәвам итте, анда безнең район халкы да актив катнашты. Алар батучыларны эзләү өчен Идел буенда кизү тордылар, хәйрия счётына акча күчерделәр, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр фаҗига урынында эшләүче коткаручыларны эчә торган су, азык-төлек һәм башка кирәк-яраклар белән тәэмин итеп тордылар.
Бу бәхетсезлектә һәркем хәленнән килгәнчә ярдәм күрсәтергә тырышты. Соңыннан күп кенә кешеләр төрле бүләкләргә ия булдылар. Бу көннәрдә халыкны уртак кайгы берләштерде. Беркем дә табигать көчләре яки кешеләрнең битарафлыгы аркасында килеп чыккан мондый бәхетсезлек бүтән кабатланмас дигән гарантияне бирә алмый.
Әле шушы көннәрдә генә көчле су басу нәтиҗәсендә су астында калган Краснодар краеның Крымск шәһәре турында кайгылы хәбәр килде. Бу фаҗигадә дә күп кешеләрнең гомерләре өзелде. Чернигов шәһәре янындагы автокатастрофа нәтиҗәсендә сәяхәткә чыккан хаҗиләр һәлак булды. Шуңа күрә илдә милли кайгы көне игълан ителде. Халык уртак бәла килгәч берләшеп, зыян күрүчеләргә хәленнән килгәнчә ярдәм итәргә тырыша.
Бу гадәттән тыш хәлләр биргән сабак күп нәрсә турында уйланырга мәҗбүр итә. Безнең ваемсызлык, битарафлык, гап-гади куркынычсызлык кагыйдәләрен санга сукмавыбыз аркасында корбаннар саны бермә-бер арта. Кеше гомере - иң кадерле байлык, моны безгә беркайчан да онытырга ярамый...
* * *
Крымскины су басу аркасында зыян күргән халыкка гуманитар ярдәм итү өчен кирәкле әйберләр исемлеге төзелде.
Бу исемлеккә менә болар керә: шешәле су, 1нче сортлы бодай оны, макарон ризыклары, карабодай ярмасы, балалар ашамлыгы (коры сөт катнашмалары), ит консервлары (сыер итеннән), балык консервлары (майлы, үз согында, томатлы соуста), шырпы, шәмнәр, эш бияләйләре һәм перчаткалары, балалар, ирләр һәм хатын-кызларның эчке киемнәре, урын-җир әйберләре (одеяллар, мендәрләр, матраслар, йоклый торган капчыклар), урын-җир әйберләре - җәймәләр, мендәр тышлары, кер юу һәм шәхси гигиена чаралары (сабын, кер юу порошоклары), памперслар, бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба.
Бу әйберләр шәһәрдә "Рассвет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә туплана. Адресы: Хирург Шеронов урамы, 23. Сорауларыгыз булса 3-97-97 телефоны буенча шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев