Александр һәм Марина Галәветдиновларның тормыш коруларына күптән булмаса да, алар ишле гаилә булып санала. Зур уллары Максим быел беренче класска укырга керергә җыена. Ә менә Аленага әле өч яшь тә тулмаган. Күптән түгел алар игезәкләр Тимофей белән Егорны уллыкка алганнар.
Ирина ТЕЛИЦЫНА
Александр бу кызны күптән күзләп йөргән булган. Ә инде Марина шәһәрдәге киоскларның берсенә сатучы булып эшкә урнашкач, берәр әйбер сатып алу сылтавы белән аның янына ешрак йөри башлаган. Әнә шулай дуслашкан алар, ике арада мәхәббәт уты кабынган. Бераздан гаилә коралар. Яшьләр башта чит кеше фатирында яши, аннары кечерәк йорт сатып алалар. Уллары Максим тугач, мәшәкатьләре сизелерлек арта. Нишләтәсең, тормыш булгач, барысы да кирәк. Күп итеп тавыклар сатып алалар, бакчада яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр.
Йорт, тормыш мәшәкатьләренә бирелеп, Максимның үсүен сизми дә калалар. Аны балалар бакчасына тапшырып Марина эшкә чыга. Белгечлеге буенча бухгалтер ул, әмма теләге булган кеше теләсә кайсы эшне дә булдыра, дип саный. Шәһәрдәге пекарняларның берсенә икмәк-булка цехына урнаша. Әмма декрет ялына чыгу сәбәпле, монда озак эшләргә туры килми. Кызлары тугач, Галәветдиновлар алдына йортны зурайту, анда уңайлы шартлар тудыру мәсьәләсе килеп баса. Җиң сызганып йортка янкорма төзеп куялар. Балаларның йокы бүлмәләре биредә булачак. Санузел, кочегарка, мунча да әлеге янкормада булачак. Атап әйткәндә, Александр тиешле шартларның барысын да булдырырга тели. Шунысын да әйтергә кирәк, Александрның кулыннан килмәгән эш юк, ул барысын да булдыра. Бу исә гаилә акчасын экономияләргә ярдәм итә.
Кайбер сәбәпләр аркасында Марина туганының ике игезәк сабые бу якты дөньяга аваз салгач, аларны Казандагы балалар йортына тапшыралар. Бу хакта ишеткәч, Александр белән Марина ике дә уйлап тормыйча узган елның декабрендә игезәкләрне үзләренә алып кайталар. Дөрес, тиешле документларны тутыру өчен Галәветдиновларга шактый вакыт кирәк була. Кәгазьләрне рәсмиләштерү өчен генә дә никадәр инстанцияләр аша үтә алар. Сүз дә юк, балаларны алып кайткач, Галәветдиновларның мәшәкате тагын да арта. Аеруча Маринаныкы. Балалар еш авырый, даими игътибар таләп итә. Шуның өчен Марина район хастаханәсе табибларына еш мөрәҗәгать итә. Аңа балаларны республиканың реабилитация үзәгендә тикшертеп карарга киңәш итәләр. Бу араларда Тимофей белән Егор Казанда дәвалану курсы үтә, озакламый аларны алып кайтырга тиешләр.
Тимофей белән Егорның кайтуын Максим белән Алена, әбисе белән бабасы да түземсезлек белән көтәләр. Александр белән Марина да сабыйларны бик юксыналар. Кыенлыклар, тормыш мәшәкатьләре алдында куркып калмаган бу олы йөрәкле кешеләр алдында баш иясе килә. Гаилә бәхетегез мөлдерәмә тулып ташып торсын иде сезнең!
Автор фотосы.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев