Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Бер гасырлык гомер

Иж-Борискино авылында озын гомерле кешеләр булмаган. Үзенең йөзенче туган көнен билгеләп үтүче Анна Осиповна Палагина кебек ак әбиләрне авылда бөтенләй хәтерләмиләр.

Ирина Телицына.
"НЖ".
Июнь аеның ямьле бер көнендә аны бу күркәм юбилее белән тәбрик итү өчен барлык туганнары Палагиннар йортына җыелдылар. Йөз еллык юбилеенда Анна Осиповна хөрмәтенә күп җылы сүзләр әйтелде. Үз чиратында, бер гасыр гомер яшәгән әби дә кунакларга озын гомер теләде.
Бу истәлекле вакыйга белән аны Спас муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Тюнёв, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Ирина Выжлова, район ветераннар оешмасы советы җитәкчесе Юрий Зуйков, авыл җирлеге башлыгы Владимир Абасев җылы котладылар.
Моннан тыш, бәйрәме уңаеннан аңа Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән дә бүләкләр тапшырылды.
Анна Осиповна туып-үскән гаиләдә алты бала булса да, туганнарының берсе дә инде исән түгел. Нәселләрендә бер гасыр гомер итүче кешеләр дә булмаган. Анна Осиповнага үз гомерендә кыенлыкларны күп кичерергә туры килгәнлектән, ул шушы яшькә җитәрмен дип башына да китермәгән. Аның хәтерендә революция вакыйгалары, Идел буендагы коточкыч ачлык, күмәкләшү елларындагы авырлыклар әледән-әле яңарып тора.
Анна Осиповнаның тормыш иптәше башта фин, аннары Бөек Ватан сугышында катнашкан. Аңа сугыштан әйләнеп кайту насыйп булмаган - хәбәрсез югалу турында кәгазе генә килгән... Анна Осиповна егерме сигез яшендә, кулындагы кечкенә улы Геннадий белән (беренче ике баласы төрле авырулардан үлгән) тол кала. Шулай итеп, ана бөтен гомерен улына багышлап, шатлыкларны да, кайгыларны да аның белән уртаклашып яши. Ни кызганыч, аның да гомере иртә өзелә, улы илле өч яшендә вафат була. Бу кайгыны ана бик авыр кичерә, ул әле дә аның йөрәгеннән китми. Менә ярты гасыр инде алар килене Валентина белән улы салып калдырган зур йортта тату гомер кичерәләр.
Анна Осиповнаның хәтере бик яхшы, нәрсә турында гына сорашсаң да, ул тулы итеп җавап бирә. Тормышта төрле хәлләр була, барысы да җиңел генә бармый.
Күмәкләшү елларын да ул яхшы хәтерли. Бу болгавыр заманнарда ул әтисен колхозга керергә үгетли һәм ни гаҗәп, әтисе кызының сүзләренә колак сала. Ә бит авылдашларының күпчелеге колхозга теләмичә генә керә, күмәкләшү белән килешмәүчеләр дә шактый була. Колхозга кермәс өчен алар йортларын, каралты-кураларын, терлек-туарларны юк итәләр.
Гомер юлын искә төшергәндә Анна Осиповна үзенең нинди авырлыклар күрүен сөйләде. Колхозда кая кушсалар шунда эшли. Аңа кырчылык бригадиры ярдәмчесе булып эшләргә дә туры килә. Ул елларда мул уңыш үстереп алулары әле дә хәтерендә. Йортта да мәшәкатьләр җитәрлек: терлек-туар да тота, утынны да үзе хәзерли. Тормыш авырлыкларына бирешми, түзә. Гомумән, ул күңел төшенкелегенә бирелергә яратмый. Аеруча кыен чакларында үзенең яраткан җырларын көйләп йөри.
Безгә дә ул рус, чуаш телләрендә җырлар җырлап күрсәтте.
Кешеләр белән һәрвакыт яхшы мөнәсәбәттә була, башкаларга хәлдән килгән кадәр ярдәм итәргә атлыгып тора. Мөмкинлек чыкса, хезмәт көннәрен дә арттырыбрак яза. Бу үзе өчен бик куркыныч булса да, кешеләргә ярдәм итәргә теләге барыбер җиңә. Бервакыт бер колхозчы ат арбасындагы салам астына бер уч он яшереп куя. Шуны табып алалар да, аны өч елга төрмәгә утырталар. Нишләтәсең, сугыш заманы законнары кырыс, берәүдән дә сорап тормыйлар. Үзе исә беркайчан да чит кеше әйберенә кул сузмый, тамагыбыз ач булса да, күңелебез саф булыр, дигән фикердә кала...
Әйе, кечкенә генә буйлы бу хатын тормыш авырлыкларын бик күп күрә. Шуңа да карамастан, җан җылысын югалтмый. Йөз яшьлек Анна Осиповна гомере буе туган җиренә тугры була, көченнән килгән кадәр файда китерергә тырыша. Намуслы хезмәте белән ул авылдашларының олы хөрмәтен яулаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Анна Осиповна Палагина Бер гасыр