Район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Тюнев Никольск авылында яшәүче Мария Кирюхинаны 90 яшь тулуы белән җылы котлады.
Бу көнне аны шулай ук ветераннар оешмасы рәисе урынбасары Михаил Тюнев, авыл җирлеге башлыгы Евгений Синицин, җирле ветераннар советы рәисе Надежда Тужилкина, социаль хезмәт вәкилләре дә аның янында булып, үзләренең иң яхшы теләкләрен җиткерделәр.
Ветеранга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын, чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Тормышта күп авырлыклар күргән, Бөек Ватан сугышы елларында көнне-төнгә ялгап эшләгән ветеранга юбилей уңаеннан күп кенә җылы сүзләр әйтелде һәм рәхмәт белдерелде.
Үз вакытында аңа тимерчелектә эшләргә дә, тракторчы булырга да туры килә. Иртәдән кичкә кадәр басудан кайтып керми, икмәк үстерә. Кечкенәдән эшләп үскәнгә ул бернидән дә куркып тормый, кайда кушсалар, шунда эшли.
Сугыштан соңгы елларда ул Красная Слобода авылы фермасында сыерлар сава. Аның үз баласы булмый, ләкин туганының балаларын тәрбияләп аякка бастыру өчен күп көч куя, шуңа күрә ул хәзер ялгыз түгел.
Район һәм җирлек җитәкчеләре аңа нык сәламәтлек, иминлек, җан тынычлыгы теләделәр.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев