Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Язмышлар

Җан җылысын кызганмый...

8 июньдә илебездә Социаль хезмәткәр көне билгеләп үтелә. Красная Слобода авылында яшәүче Наталья Вихлянскаяның бу көнне үзенең һөнәри бәйрәме дип санарга тулы хокукы бар.

Бу тармакта ул инде 21 елдан артык хезмәт куя. Пешекчегә укыган булса да, кайчандыр язмыш аны “Рассвет” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә китерүенә беркайчан үкенгәне юк. Бүгенге көндә ул авылда яшәүче өлкән яшьтәге алты кешене карап-тәрбияләп тора. Үзе алар турында ягымлы итеп “дәү әниләрем” дип сөйли. Дәү әниләренең барысы да инде сиксәннең аргы ягына чыккан, билгеле инде, барысы да кеше ярдәменә мохтаҗ. Бу уңайдан социаль хезмәткәрнең ярдәме бәяләп бетергесез була. Ул өйне дә җыештыра, кибеттән азык-төлек тә алып кайта, коммуналь хезмәтләр өчен дә түли. Һәм өлкән яшьтәге кешеләр өчен иң мөһиме – ачык йөзен, җылы сүзләрен, игелеген кызганмый. 
Раиса Михайловна Изотова, Евдокия Петровна Рогожева, Галина Федоровна Коровина, Анна Александровна Пичужкина, Екатерина Николаевна Колосовская, Надежда Ивановна Ляплина – алар барысы да Наталья Викторовнаның хезмәт күрсәтүеннән бик канәгать. Бу ханымда мәрхәмәт, кешеләргә игътибарлы булу кебек социаль хезмәткәр өчен бик кирәк сыйфатлар җитәрлек. 
– Өлкән яшьтәге кешенең күңелен күрү өчен кайчакта бер җылы сүз җитә, - ди Наталья Викторовна үзе. – Бу алар өчен ярдәм итүдән дә әһәмиятлерәк әле. Чәй табыны янында ашыкмыйча гына сөйләшеп утыруга ни җитә! Өлкәннәрнең дә күңелләре күтәрелеп китә, ялгызлыкларын алай ук тоймый башлыйлар. Ялгызлыктан котылу өчен кул эшләре белән дә мавыгабыз. Шулай ук “Җылы өй”, “Чиста йорт” кебек акцияләр уздырабыз.
Социаль хезмәткәр турында аның карамагында булган дәү әниләрнең берсе болай ди:  “Наталья Викторовна бик намуслы, олы җанлы кеше. Бер үтенечне дә кире какмый, кирәге чыкканда, графикта билгеләнмәгән көннәрдә дә килеп ярдәм итә. Авырлыкларны аның белән уртаклашкач, җиңеләеп китәсең кебек. Мин ялгызым яшим, сәламәтлегем начар булганга, кибеткә дә чыгып йөри алмыйм. Ул булмаса, нишләргә дә белмәс идем...”
Наталья Викторовнага һөнәри бәйрәме алдыннан киләчәктә дә аның игътибарына, ярдәменә мохтаҗ булган кешеләр өчен шундый ачык йөзле, киң күңелле, мәрхәмәтле булып калуын теләргә генә кала. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев