Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Алар пар канатлы булып яшиләр

Анна Николаевна белән Сергей Михайлович Хориннар гаиләсе узган гасырның илленче елларында төзелә. Туйлары яз көне була. Шуннан бирле инде алтмыш ел алар бер-берсенә терәк, киңәшче булып, иңгә-иң куеп яшиләр.

Ирина Телицына
Бу тантаналары белән аларны район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гүзәл Низамова котладылар. Алар юбилярларга рәхмәт әйтеп, таныклык, бүләк һәм чәчәкләр тапшырдылар.
Бу көнне Хориннарны балалары, оныклары һәм оныкчыклары да җыйнаулашып котлады. Ә Анна Николаевна үткәннәрне хәтерендә яңартты. Ул ун балалы гаиләдә туып үскән. Анна бишенче бала була. Ул чакта күргән авырлыкларның берсе дә онытылмый, балалар эшчән, дус-тату булып үсәләр.
Болгарга аларның гаиләсе Аграмак янындагы Красные Горки авылыннан күчеп килә. Авылдан кешеләр китә башлагач, Хориннар да күчәргә булалар. Сергей Михайлович озак еллар шофер булып эшли. Ә Анна Николаевна сарыклар фермасында да эшли, комбайнчы да була, аннары техник хезмәткәр булып күчә. Дүрт бала белән мәшәкатьләр җитәрлек булса да, бакчасын да карый, терлек-туарын да асрыйлар.
Эштән буш вакытларда Хориннар ял да итә белгәннәр. Бәйрәмнәрдә Анна Николаевна бер дә ялындырып тормаган. Әле дә такмаклар, халык җырларын ярата. Туган-тумачаларына кунакка йөри, аны һәр җирдә көтеп алалар. Хәзер күбрәк җәяү йөри, элегрәк велосипедта да, хәтта мотоциклда да йөргән. Красные Горки авылы якташларының очрашуын оештырганда да Анна Николаевна башлап йөрүчеләрдән булган. Ул күпләрне эзләп табып, туган авылларын кайтып күрергә чакырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев