Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Агачлар – яшәеш чыганагы

"Болгарлес" дәүләт бюджет оешмасында Александра Пантелееваны иң яхшы эшчеләрнең берсе диләр.

Марина Зайцева

Александра Андреева бу оешмага моннан егерме ел элек килә һәм аны шунда ук эшнең иң катлаулы тармагына - питомникка билгелиләр, булачак урманга нәкъ шушында нигез салына да инде. Үсентеләрнең нинди агач булып үсеп китүләре биредә эшләүчеләрнең кайгыртучанлыгына, агротехник таләпләрне ничек үтәүләренә бәйле.

Монда эшкә килгәндә Александра Андреевнаның бернинди махсус белеме дә булмый, барысына да шушында өйрәнергә туры килә. Кеше үз бакчасында бөтен эшне май аенда башлап җибәрсә, биредә исә кар эрүгә үк тотыналар, хәтта көл сибеп, карны ясалма рәвештә эретәләр. Күршедәге агач полосасында әле кар ятса, әзер түтәлләргә ылыслы агачлар, тополь үсентеләре утырта башлыйлар. Нигездә аларны бозлы балчыкка утыртырга туры килә, аз гына соңга калдырсаң, үсентеләр тамыр җибәрә алмыйлар, яки озак авырыйлар. Шуңа күрә яз көне, эшнең иң кызу вакытында Александра Андреевна ялларсыз, кичке караңгыга кадәр эшли. Җәй көне дә җиңел түгел, питомникта төп агротехник чаралар шушы вакытта үткәрелә: үсентеләрнең тамыр системасын кыскарту, корткычларга каршы эшкәртү, сугару, пар җирләре өчен билгеләнгән участокларны культивацияләү - барысын да вакытында башкарырга кирәк. Төп эшләр механикалаштырылган булса, чүпне кулдан утыйлар. Бер көнгә аларга 70-80 квадрат метр мәйданны эшкәртеп чыгарга кирәк. Кызу кояш астында көне буе эшләү, әлбәттә, җиңел түгел. Шуңа күрә күп кеше моңа түзә алмый, китә. Ә менә Александра Андреевна һәр эшнең уңай ягын таба белә: көне буе саф һавада, бердәм коллективта һәм хезмәт хакы да әйбәт, ди ул.

Алар питомникта беренче салкыннар башланганчы, ягъни ноябрьгә кадәр эшлиләр. Ә кыш көне киләсе чәчүгә орлыклар, органик ашлама хәзерлиләр. Иң мөһиме - республикадагы башка питомниклар кебек, монда чәчүлек мәйданнарын киметмәгәннәр: 12 гектарга якын мәйданда үсентеләрнең кырыктан артык төре бар. Монда үсентеләрнең ылыслы һәм яфраклы төрләре, декоратив куаклар һәм җиләк-җимеш агачлары үстерәләр. Аларны утырту һәм үстерү, карау буенча Александра Андреевна зур тәҗрибә туплаган кеше, барысын да белә. Безнең районның күп кенә предприятиеләре һәм оешмалары, кешеләр дә "Болгарлес" оешмасы хезмәтеннән файдаланалар, аларга хәтта башка җирдән дә килеп, кирәкле үсентеләр алып китәләр.

Эштән кайтуга ул өйдәге мәшәкатьләргә тотына. Үз йорты белән яшәгәнлектән, йортта ел әйләнәсе эш бетеп тормый. Җәй көне бакчада, яшелчәләрне һәм җиләк-җимеш агачларын карарга, суын сибәргә, чүбен утарга кирәк. Әле күптән түгел ул өендә тузган су торбаларын алыштырган.

Улының да, кызының да хәзер үз тормышлары бар, Александра Андреевнаның оныклары үсеп килә...

Реклама

Өч еллык нарат үсентеләре җирендәге чүпләрне утап чыккач, яңгырдан соң ул аларның шактый күтәрелеп, ныгып китүенә игътибар итте. Тагын бераздан аларны урман полосаларына утыртачаклар. Питомник эшчеләре мөмкинлек чыгу белән бу үсентеләрнең ничек үсеп китүен, һичшиксез, барып тикшерәчәкләр. Үз кулларың белән агач үстерү үзе бер горурлык ул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Болгарлес” Александра Пантелеева

2
X