Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тарих битләреннән

Туган якны өйрәнүчеләр конференциясе

Балалар иҗат йорты һәм Болгар музей-тыюлыгы базасында Кама аръягы зонасының туган як тарихын өйрәнүчеләр һәм тарих укытучыларының фәнни-гамәли конференциясе булды. Конференциядә катнашучылар гражданлык шәхесе формалаштыруда социаль партнерлык проблемасы турында фикер алыштылар.

Конференция эшендә Татарстан Республикасының белем бирүне үстерү институты хезмәткәрләре Владимир Пискарев, Ирина Сафронова, Ильсия Фокеева, Татарстан Республикасында "Союз краеведов России" җәмәгать оешмасының Кама аръягы бүлеге рәисе Владимир Колесников, Алексеевск, Аксубай, Чистай, Әлки, Яңа Чишмә районнарыннан килгән вәкилләр катнашты.
Конференциядә катнашучыларга котлау сүзләре белән район башлыгы Камил Нугаев, мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Алена Колчина, Болгар музей-тыюлыгы җитәкчесенең фән буенча урынбасары Андрей Фәсхетдинов мөрәҗәгать итте. "Сувар" филиалы мөдире Нинель Садриева, Болгар музей-тыюлыгының бүлек мөдире Ринат Ваһапов, Иж-Борискино урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Зинаида Мокшина, Балалар иҗат йорты директоры Зөлфия Тихонова туган якны өйрәнү өлкәсендә туплаган эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
Конференциядә катнашучылар тарих укытучылары һәм туган якны өйрәнүчеләрнең район методик берләшмәсенең нәтиҗәле эш алып баруына слайдлы фильмны караганнан соң тагын бер кат инандылар. Килгән кунаклар укучыларга патриотик тәрбия бирүдә туган як темасын өйрәнүгә багышланган материалларны файдалану буенча үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Болгар музей-тыюлыгында экскурсиядә булу, Истәлек билгесенең конференцияләр залындагы "түгәрәк өстәл" янында үткәрелгән утырыш - болар барысы да эш барышында алынган мәгълүматларны тулыландырырга ярдәм итте. Мәгълүмат-методика үзәге методисты Маргарита Маркова билгеләп үткәнчә, тарих укытучылары, районның туган як тарихын өйрәнүчеләрнең Болгар музей-тыюлыгы белән тыгыз элемтәдә торып эшләве аеруча зур әһәмияткә ия.
Конференция азагында "Союз краеведов России" оешмасына яңа әгъзалар кабул иттеләр. Алар арасында Нинель Садриева, Ринат Ваһапов, Зөлфия Тихонова һәм Болгардагы 1нче урта мәктәп укытучысы Нина Баратова да бар.
Рәсемдә: конференциядә фикер алышалар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X