Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тарих битләреннән

Туган якны өйрәнүчеләр бергә җыелды

Үткән җомгада Болгар дәүләт-тарих архитектура музей-тыюлыгының "Сувар" филиалы базасында туган якны өйрәнүчеләр семинары булды.

Кунаклар арасында Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институтының фән һәм инновация эшчәнлеге буенча проректор, тарих фәннәре кандидаты Владимир Пискарев, РФ Эчке эшләр бүлеге институтының җинаять хокукы укытучысы, юридик фәннәр кандидаты майор Альберт Хәйдәров, Россия Язучылар берлеге әгъзасы Николай Марянин, Ульяновскиның музей эшләре кафедрасы доценты, тарих фәннәре докторы Евгений Бурдин бар иде. Шунысы да бар, Николай Викторович белән Евгений Анатольевич безнең як тарихы белән күптәннән шөгыльләнәләр һәм район газетасында басылган кызыклы язмалары белән укучыларыбызга яхшы таныш. Алар барысы да Спас районы буенча юлкүрсәткеч чыгару буенча иҗади проектта катнаштылар. Хәзерге вакытта бу группа шушы материалларны тагын да тулыландырып, район тарихы буенча дәреслек язу өстендә эшли.
Бу чараны оештыручы филиал мөдире Нинель Садриева да шушы группага керә. Семинарда катнашучылар шактый гына мөһим мәсьәләләрне тикшерделәр, яңа дәреслектә безнең якларның тарихи үткәне, шәһәр һәм район тарихы турындагы материаллар системага салыначак. Татарстан тарихы буенча дәреслек авторы Владимир Пискарев үз тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм проектны эшләүдә шактый гына файдалы киңәшләрен бирде. Николай Марянин һәм Евгений Бурдин үзләренең эзләнүләре, киләчәккә планнары турында сөйләделәр.
Семинарда катнашучылар музей экспозициясе белән таныштылар һәм X-ХIV гасырга караган борынгы Сувар урынында булдылар. Тарихчылар үз тәҗрибәләре белән теләп уртаклаштылар, республика, район тарихын өйрәнүчеләр белән мондый очрашуларның кирәкле һәм файдалы булуына басым ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев