Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тарих битләреннән

Исеме безнең күңелләрдә

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга җитмеш елдан артык вакыт үтте. Ләкин күпме еллар узса да, без Ватаныбызны дошманнан саклаучы батырларны онытырга тиеш түгел.

Данил Карсаков,
1нче урта мәктәпнең 6 сыйныф укучысы.
Минем бабамның әтисе Кузьма Никифорович Смирнов Бөек Ватан сугышында катнашкан, Берлинның үзенә кадәр барып җиткән, кыю сугышчыларның берсе булган. Әбиемнең әнисе Ольга Романовна миңа аның батырлыклары турында еш сөйли.
Бервакыт әни белән Интернет челтәрендәге "Подвиг народа" электрон мәгълүматлар базасына мөрәҗәгать иттек. Анда 8 нче механикалаштырылган Кызыл байраклы Александрия корпусында хезмәт иткән бабамның әтисен 1945 елның 21 июнендә бүләкләү турында 0103/Ннчы номерлы приказны таптык. Анда болай диелгән: "Фронтта немец басып алучыларына каршы көрәштә командованиенең сугышчан бурычын үрнәк итеп үтәве һәм батырлык күрсәтүе өчен 67нче механикалаштырылган бригаданың икенче мотоукчылар батальоны отделениесе командиры, сержант Смирнов Кузьма Никифорович СССР Верховный Советы Президиумы тарафыннан өченче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.". Әлеге сайттагы бүләкләү кәгазендә бабамның әтисе сугышчан бурычын үтәгән, башка сугышчыларга да үрнәк күрсәткән дип язылган. Ул үз отряды белән разведкага барган. Сержант Смирнов ике немецны үтергән, берсен әсир алган.
Фронтта аңа төрле куркыныч хәлләрдә калырга туры килгән. Ләкин батыр сугышчы бервакытта да югалып калмаган, барлык сугышчан заданиеләрне җиренә җиткереп үтәгән һәм дошман солдатларын юк иткән. Аны командирлары батыр солдат итеп башкаларга үрнәк итеп куйган.
Әнә шундый курку белмәс кеше булган ул. Сугыштан соң да озак вакыт тыныч йоклый алмаган, яралары сызлаудан интеккән, төшендә сугыш гарасатларын күреп саташып уянган. Кузьма Никифорович 71 яшендә вафат була.
Мин аның белән чиксез горурланам. Киләчәктә сугышлар кабатланмасын, җирдә тынычлык булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев