Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тарих битләреннән

Эзтабарлар эше дәвам итә

Тиздән, апрельнең өченче декадасында, безнең районның "Болгар" эзләнү отряды чираттагы экспедициягә чыгачак. Аңа инде берничә ел буе Ким урта мәктәбе укытучысы Борис Андреянов җитәкчелек итә.

Башка еллардагы кебек, Җиңү көне алдыннан эзтабарлар регионара "Хәтер вахтасы"нда катнашачак. Быел алар Белоруссия чигендәге Смоленск өлкәсенең Глинка районына юл алачак. Бу урыннарда Бөек Ватан сугышы елларында канкойгыч бәрелешләр барган. Отряд составына шулай ук Танкеевкадан Игорь Юзеев, Кураловодан әтиле-уллы Савиновлар, Кимнан Александр Воронов керәчәк. Аларның барысы да мондый экспедицияләргә йөреп, тәҗрибә туплаган кешеләр, шуңа күрә үзләрен ни көтәсен яхшы аңлыйлар. Эзтабарларның төп максаты - сугыш вакытында ашык-пошык, теләсә кая күмелгән солдатларның исемсез җәсәдләрен эзләп табып, мөмкин булганча аларның якныннарын һәм туганнарын ачыклау. Һәм, билгеле инде, Ватан өчен шәһит киткән сугышчыларның җәсәдләрен тиешенчә җир куенына иңдерү.
Инде былтыр ук эзтабарлар отряды әгъзалары аның составына мәктәп укучыларын да кертү яхшы булыр иде, дигән фикергә килгәннәр. Мондый экспедицияләрдә катнашып, яшьләр бу бик кирәкле эшнең әһәмиятен, сугышның коточкыч нәрсә булуын аңларга тиеш. Шуңа күрә, көтелмәгән хәлләр килеп чыкмаса, быел өлкәннәр белән бергә экспедициягә Ким һәм Бураково мәктәбе укучылары Евгений Фомин белән Антон Порфишин да чыгачак.
"Хәтер китабы"на караганда, Смоленск өлкәсе җирләрендә безнең 169 якташыбыз күмелгән, - диде Борис Алексеевич. - Бары тик Гагарин районында гына да 52 кеше җирләнгән, шуларның берсе - Советлар Союзы Герое Пётр Тимофеевич Лихачёв. Ул 1942 елның 22 мартында һәлак булган. Ә Сычевка районында Аристово дигән авыл бар, Танкеевкадан Михаил Пронин һәм Чәчәкледән Нигъмәтҗан Сәлимҗановлар шунда күмелгәннәр. Барып чыкса без аларны хөрмәтләп искә алырга уйлыйбыз..."
Газета битләрендә берничә тапкыр сугыш елларында безнең районнан чакырылып, әсирлеккә эләккән һәм хәбәрсез югалган дип исәпләнгән солдатлар исемлеген бастырып чыгардык.
Боларның барысы да - "Болгар" эзләнү отряды эше нәтиҗәләре. Аның җитәкчесе сүзләренә караганда, бүген 74 кеше турында мәгълүматлар ачыкланган, алар арасында унысының туганнары табылган.
Бүген без газета укучылар игътибарына тагын бер исемлек тәкъдим итәбез. Бәлки, кемдер анда таныш исем-фамилияләрне очратыр. Моңа бәйле сораулар туса, Ким урта мәктәбенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
1. Кириков Иван, 1909 елгы, Комаровка.
2. Копцев Иван Алексеевич, 1910, Ширбәт.
3. Мельников Никита Иванович, 1912, Ширбәт.
4. Норов Фёдор, 1905, Ново-Мордово.
5. Лёвушкин Степан Сергеевич, 1908, Фадеевка.
6. Самсетдинов Исмаил, 1902, Болгар.
7. Курбанов Леонтий Алексеевич, 1908, Куйбышев.
8. Маркелов Иван Маркелович, 1915, Куралово.
9. Шамуратов Александр Яковлевич, Танкеевка.
10. Каранин Семён Иванович, 1905, Отрада.
11. Никитин Порфирий Тимофеевич, 1912, Фадеевка.
12. Лохин Афанасий Степанович, 1921, Лобовка.
13. Сальников Иван Гаврилович, 1917, Тенишево.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эзләү экспедиция

2
X