Кичә Казан Кремлендә борынгы Болгарның төньяк-көнчыгыш ягында урнашкан "Габдрахман сәхәбә коесы" изге чишмә комплексына реконструкция ясау мәсьәләсе буенча киңәшмә булды. Аны ТР Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" республика фондының попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев үткәрде.
Ул "Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар һәм Свияжск утрау-шәһәре" проектларын тормышка ашыруның план буенча баруын, агымдагы елда башкарыласы эшләр турында сөйләде.
"Без елның иң әһәмиятле проектларыннан берсе - "Габдрахман сәхәбә коесы" табигый-тарихи һәйкәлне яңарту эшенә тотынырга уйлыйбыз.
Аны борынгы Болгарның иң күркәм урыннарының берсе итәргә кирәк. Моның өчен шартлар җитәрлек. Кое сакланган, аның турында төгәл мәгълүматлар тарихи чыганакларда бар, моннан тыш, коега бәйле риваятьләр дә җитәрлек. Язын эшләрне башлап җибәрү өчен инде кабул ителгән яңарту концепциясеннән проектны башкару эшенә күчәргә кирәк", - дип китерә Дәүләт Киңәшчесе сүзләрен ТР Президенты матбугат хезмәте.
Киңәшмәдә катнашучыларга "Татинвестгражданпроект" оешмасы (Болгар һәм Свияжскидагы объектларның генераль проектлаучысы) һәм "Грань" җәмгыяте подряд оешмасы тарафыннан эшләнгән ике проект тәкъдим ителде.
Проектлар буенча фикер алышу булды.
Изге чишмә комплексы урынын реконструкцияләү һәм яңарту эшләрен бу елның июнь аенда төгәлләү күздә тотыла.
("Республика Татарстан" газ-сы, 2013 ел, 8 февраль).
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев