Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Ышанычлы җиңү яуладылар

Безнең районның зурлар волейбол командасы "Татарстан-яңа гасыр"-"Татарстан - новый век" иҗтимагый хәрәкәт призына шәһәр һәм авыл командалары арасындагы республика ярышларының зона турнирында яңадан җиңүгә иреште. Бу юлы ярышлар Кама Тамагында булды, ә аңа кадәр, исегезгә төшерәбез, Аксубайда үткәрелгән иде, биредә безнекеләр үзләренең бөтен көндәшләрен җиңүгә ирештеләр. Әлбәттә, бу җиңел булмады....

Безнең районның зурлар волейбол командасы "Татарстан-яңа гасыр"-"Татарстан - новый век" иҗтимагый хәрәкәт призына шәһәр һәм авыл командалары арасындагы республика ярышларының зона турнирында яңадан җиңүгә иреште.
Бу юлы ярышлар Кама Тамагында булды, ә аңа кадәр, исегезгә төшерәбез, Аксубайда үткәрелгән иде, биредә безнекеләр үзләренең бөтен көндәшләрен җиңүгә ирештеләр. Әлбәттә, бу җиңел булмады. Соңгы турнирда Идел аръягы зонасында иң яхшы өч команда арасындагы бәхәстә безнекеләр җиңелү авырлыгын да күрделәр: тәтешлеләр белән беренче уенда 1:2 исәбе белән оттырдылар. Ләкин аннары хуҗаларны ышанычлы отып (2:0), Чүпрәле командасын да шундый ук исәп белән җиңделәр. Соңгы турда Кама Тамагы спортчылары тәтешлеләрне 2:0 исәбе белән откач, безнең спортчылар җиңгән партияләрнең гомуми саны буенча беренче урынга чыктылар, аксубайлылар - икенче, тәтешлеләр өченче урында.
Безнекеләрдән Федор Камаев, Николай Тареев, Ринат Акимбетов, Сергей Парфенов һәм Сергей Пелагеин яхшы уйнауларын күрсәттеләр. Кирәк минутта алар үзләренең зур осталыкларын күрсәтеп, бердәм команда булып уйнадылар. Ә Сергей Иванов турнирның иң яхшы уенчысы дип танылды.
Яшьләр эше һәм спорт бүлегеннән башка, безнең волейболчыларга эшмәкәрләр дә зур ярдәм күрсәттеләр. Мәсәлән, "Болгар ашлык кабул итү" җәмгыяте директоры Александр Выжлов, "Сувар "Б" җәмгыяте директоры Арутюн Багдасарян, "Спасагрострой" җәмгыяте директоры Айрат Хәйруллинга спортчылар аеруча рәхмәтле. Команда спорт киеме, тиешле инвентарьлар белән тәэмин ителгән, күнегүләр үткәрү өчен заллары бар. Болар барысы да киләчәктә яңа уңышларга ирешүдә ярдәм итәр дигән ышаныч бирә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X