Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Яшь баскетболчылар – зона турниры җиңүчеләре

Түбән Камада гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучылар арасында мәктәп баскетбол чемпионатының зона этабы үтте.

Яшүсмерләр арасында иң яхшы команданы ачыклауда Түбән Кама шәһәре, Алексеевск, Лаеш, Яңа Чишмә, Чистай, Аксубай һәм безнең район укучылары катнашты. Кызлар командасы бергә артык иде, санап узган районннарның коллективларына Әлки командасы да өстәлде. Аларны берничә төркемгә бүлделәр, соңыннан иң яхшылар ярымфиналга чыкты. Иң оста һәм көчле команда ярымфинал очрашуында ачыкланды да инде. Оттырган командалар бронза медальләр өчен көрәште.
Башта безнең команда спортчылары Аксубайдан килгән яшьтәшләрен, аннары Түбән Кама уенчыларын җиңде. Бу аларга беренче урынны алып финалга чыгу мөмкинлеге тудырды. 
Кызлар Аксубай һәм Яңа Чишмә районнары командалары белән очрашты. Беренче очрашуда оттырсалар да, икенче уенда көч туплап, яшьтәшләрен бирелергә мәҗбүр иттеләр һәм төркемдә икенче урынны алдылар.
Хәлиткеч бәйгедә яшүсмерләр дә сынатмаска тырышты. Ярымфиналда алар Яңа Чишмә баскетболчыларыннан өстен чыкты, аннары финалда, артык көч куймыйча да турнир хуҗаларын – Түбән Кама спортчыларын 56:29 исәбенә отты.
Кызлар финалга чыгу өчен көрәштә Әлкидән килгән көндәшләренә җиңелде, өченче урын өчен барган матчта әлкилеләргә ике очкога оттырды һәм нәтиҗәдә дүртенче урынны алды.
Кирилл Игнатьев, Данис Зиннәтуллин, Степан һәм Никита Гладковлар, Эмиль Шакиров, Рәсим Закиров, Артем Юрков, Максим Федоров һәм Роман Кузнецовтан торган яшүсмерләр командасы исә зона этабында җиңү яулады. Балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге директоры Юрий Кузнецов җитәкчелегендә шөгыльләнүче спортчылар бу елның 15-18 февраль көннәрендә Азнакайда узачак финал ярышларында көч сынашачак.
Педагоглар Андрей Шишкин белән Павел Павликов әзерләгән кызлар командасы данын Ксения Молодова, Элина Пахомова, Диана Липатова, Дарья Симанова, Яна Корчагина, Софья Шишкина һәм Яна Алексеева яклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев