Балалар дәвалау-белем бирү үзәгендә мәгариф бүлеге хезмәткәрләренең муниципаль кышкы спартакиада этабы үтте. Гомумкоманда зачетында беренче урынга - 2нче мәктәп, икенче урынга - коррекция мәктәбе, өченче урынга Иж-Борискино урта мәктәбе командасы чыкты.
Олег Пахомов
Спартакиадада катнашучылар спортның биш төрендә ярыштылар: отжимание (хатын-кызлар арасында), өстәл теннисы, дартс, шорт-трек (тимераяк) һәм чаңгыда (ирләр һәм хатын-кызлар). Һәр бәйгедә дә беренче урын өчен көрәш киеренке барды, чөнки ярышларда районның барлык мәктәп вәкилләре катнашты. Күп кеше катнашуы уңай күренеш, әлбәттә. Педагогларның шактый югары нәтиҗәләргә ирешүе дә мактауга лаек.
Чаңгы узышында җиңүчеләр дистанциянең соңгы мизгелләрендә генә билгеләнде. Ирләр арасында Юрий Селивановка (коррекция интернат-мәктәбе) тиңнәр булмады, Заһид Хәлиуллин (Урта Йорткүл) - икенче, Андрей Иванов (коррекция интернат-мәктәбе) финишка өченче булып килде. Хатын-кызлар арасында призлы урыннарны Рәмзия Вәлитова (Вожи), Ләйсән Хәбибуллина (Тукай) һәм Румия Хәсәнова (Урта Йорткүл) яулады.
Өстәл теннисы уенын сөючеләр яхшы нәтиҗә күрсәттеләр. Ир-атлар арасында Сергей Иванов (Никольск) җиңүче булды, Станислав Бырин (1нче мәктәп) - икенче, Виктор Шитовкин (Иж-Борискино) өченче урынга чыкты. Хатын-кызлар арасында уңыш Алина Березинскаяга (Иж-Борискино) елмайды, Валентина Вихлянская (1нче мәктәп) - икенче, Елена Осташина (Танкеевка) өченче булдылар.
Шорт-трек - икенче төрле әйткәндә, тимераякта узышу спартакиада программасына күптән түгел генә кертелсә дә, спортчылар сынатмадылар. Александр Матвеев (Иж-Борискино) һәм Ирина Осягина (коррекция интернат-мәктәбе) үз дистанциясен башка
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев