Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Уңышлар сиңа, Данила!

Самбо буенча Россия чемпионатына әзерлек кысаларында Данила Вихлянский Татарстан командасы составында күнегүләр үткәрү урынына китте. 1998-1999 елда туган яшь самбочыларның Бөтенроссия форумы октябрь ахырында Түбән Новгородның Кстово шәһәрендә үтәчәк. Анда катнашу хокукы Данилага язын, республика җыелма командасыннан берүзе Идел буе федераль округы чемпионы исеме алгач бирелде. Россия чемпионаты җиңүчесенә Көньяк...

Самбо буенча Россия чемпионатына әзерлек кысаларында Данила Вихлянский Татарстан командасы составында күнегүләр үткәрү урынына китте.
1998-1999 елда туган яшь самбочыларның Бөтенроссия форумы октябрь ахырында Түбән Новгородның Кстово шәһәрендә үтәчәк. Анда катнашу хокукы Данилага язын, республика җыелма командасыннан берүзе Идел буе федераль округы чемпионы исеме алгач бирелде.
Россия чемпионаты җиңүчесенә Көньяк Кореядагы дөнья беренчелегендә катнашу хокукы бирелә, ә көмеш призер Франциягә Европа чемпионатына китәчәк.
Даниланың тренеры Владимир Борюшкин сүзләренә караганда, аның шәкерте Россия беренчелеге призеры булырга мөмкин, чөнки ул иң җаваплы ярышларда катнашып, шактый тәҗрибә туплады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев