Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Уңайлы шартларда

Берничә ай элек ачылган "Олимп" универсаль спорт комплексыннан халыкның өзелеп торганы юк.

Һәр көн анда (расписание нигезендә) алты йөзгә кадәр кыз һәм малай йөри. Ә кичләрен исә "Олимп"ның ишекләре яшьләр өчен ачыла. Иркен зал бер үк вакытта спортның төрле төрләре - баскетбол, бокс, теннис буенча күнегүләр алып барырга мөмкинлек бирә. Залның уен өлешен бүлеп торган ширма артында, келәмдә дзюдочылар, акробатлар, кул көрәшчеләренең күнегүләре үтә.
Яңа уку елына мәктәп ныклап хәзерләнгән. Аның директоры Ринат Шәрипов сүзләре буенча, тренер-укытучылар һәм техник хезмәткәрләр штаты тулысынча җыелган, мәйданчыклар һәм кабинетларга барлык кирәкле җиһазлар куелган. Балаларның барысы да түләүсез шөгыльләнүен, башкаларның да бик аз күләмдә акча түләүләрен дә билгеләп үтәргә кирәк.
Безнең районда зур популярлык казанган мини-футбол яратучыларга да күнегүләр үткәрү өчен зур мөмкинлекләр ачылды. Моңа аеруча тренер Владимир Постников бик шат.
- Бездә элек стандарт мәйданчык юк иде, - ди ул. - Шуңа күрә башка шәһәрләрдә чыгыш ясаганда, мәйданчыкка күнегү өчен өстәмә вакыт кирәк булды. Бүген исә андый проблема юк, шуңа күрә спортчыларыбыз яхшылап хәзерләнеп, зур турнирларда уңышлы чыгыш ясаячакларына иманым камил.
Укучыларны сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтү белән район, республика, хәтта бөтенроссия ярышларының җиңүчеләрен хәзерләгән Сергей Власов, Владимир Борюшкин, Александр Татиевский, Николай Тареев һәм башка тәҗрибәле тренер-укытучылар мәшгуль. Шулай да алар үзләренең төп бурычы дип балаларда физкультура һәм спорт белән систематик рәвештә шөгыльләнергә теләк уятуны саныйлар. Владимир Никитин әле беренче ел гына укучыларны өстәл теннисы серләренә өйрәтә башлаган.
- Кечерәк яшьтәге кызлар һәм малайлар төркемен махсус сайлап алдым, - ди ул. - Барысын да яңабаштан башлап, эшләве катлаулырак булса да, аларның үсешен күрү бик рәхәт була. Аларның кечкенә генә уңышына да шатланасың. Инвентарь белән хәлләр яхшы: берничә өстәл, ракеткалар бар, күптән түгел тиешле күләмдә махсус туплар сатып алдык.
Төп залда барлык мәйданчыклар заманча стандартларга туры китереп эшләнгән. Махсус хәзерлек өчен хәтта тренажер һәм фитнес заллары да бар. Һәр киенү-чишенү бүлмәсе каршында душ һәм туалет урнаштырылган. Яхшылап җиһазланган медицина кабинеты да бар. Гомумән алганда, комплекста югары дәрәҗәдәге ярышларны үткәрергә мөмкин.
- Кайбер республика ярышларын оештыручылар белдән алдан килешеп куйган идек, - ди Ринат Шәрипов. - Тиздән баскетболчыларны кабул итәргә җыенабыз. Декабрьдә бездә армия кул көрәше буенча республиканың "Чемпионнар турниры" үтүе ихтимал. Ә февраль һәм май айларында Владимир Борюшкин призларына һәм аның туганы Геннадий истәлегенә традицион яшь дзюдочылар ярышлары булачак.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X