Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Традицияләрне дәвам итеп

Чистайда Татарстан беренчелегенә уздырылган бәйгедә 2000-2002 елларда туган яшь самбочылар әйбәт нәтиҗәләргә ирештеләр. Турнирда йөздән артык спортчы катнашты. Полянкадан Арина Филюшина 59 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында республика чемпионы исеменә лаек булды. Аңа кубок, медаль һәм диплом тапшырылды. Якташы Русалина Хәйруллина шул ук үлчәү авырлыгында көмеш медаль алды. Шәһәрдәге беренче урта...

Чистайда Татарстан беренчелегенә уздырылган бәйгедә 2000-2002 елларда туган яшь самбочылар әйбәт нәтиҗәләргә ирештеләр.
Турнирда йөздән артык спортчы катнашты. Полянкадан Арина Филюшина 59 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында республика чемпионы исеменә лаек булды. Аңа кубок, медаль һәм диплом тапшырылды. Якташы Русалина Хәйруллина шул ук үлчәү авырлыгында көмеш медаль алды. Шәһәрдәге беренче урта мәктәп укучысы Раил Сәгыйров та 59 килограммга кадәрле спортчылар арасында икенче урынга чыкты.
Аларның барысы да, шулай ук дүртенче урын белән канәгатьләнгән Данил Кузьмичев шушы араларда Түбән Новгород өлкәсенең Кстово шәһәрендә үтәчәк Идел буе федераль округы беренчелегендә катнашу хокукына ия булдылар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X