Студентларга бүләкләр тапшырылды
Спас тармак технологияләре техникумы студентлары спортның хәрби төрләре буенча Чирмешәндә узган республика спартакиадасында призлы урынга лаек булдылар.
Роман һәм Максим Алексеевлар, Илья һәм Александр Макаровлар, Максим Дмитриев, Александр Сударев, Илья Володин, Артем Пеньков, Геннадий Голубев, Инсаф Әхмәтвәлиев составындагы “Спас техникумы пәһлеваннары” командасы төрле бүләкләргә лаек булды.
Турникта тартылу буенча шәхси беренчелектә беренче урынга Александр Макаров чыкты, икенчедә – Илья Володин. Винтовкадан атуда Илья Макаров пьедесталның беренче баскычына күтәрелде. Ул шулай ук 24 килограммлы герне күтәрүдә икенче урынны алды.
Гомуми команда нәтиҗәләре буенча безнең пәһлеваннар турникта тартылуда һәм аркан тартышуда лидерлыкка чыкты, 24 килограммлы гер күтәрүдә икенче булды, винтовкадан атуда өченче урын бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев