Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Спас районы Татарстанда спорт белән иң күп шөгыльләнә торган районнарның берсе

Иске Рәҗәп авылы егете Илшат Таһировка милли көрәш буенча спорт мастеры дигән мактаулы исем бирелде.

Илшат – республика җыелма командасы көрәшчесе. 21 яшендә генә булса да, өч тапкыр Татарстан чемпионы, шуның кадәр үк Россиянең дәрәҗәле ярышларында җиңүче булып өлгергән, күп тапкырлар төрле турнирларда җиңү яулаган. Мәсәлән, узган ел Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендә узган Бөтенроссия турнирында 80 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә Илшат иң мәртәбәле көрәшчеләр белән бил алышып, ышанычлы рәвештә беренче урынга чыккан.

Спорт – саф һава кебек

Сәламәт яшәү рәвеше кешене җитди авырулардан сакларга сәләтле. Спас районында спорт белән төрле яшьтәге кешеләр шөгыльләнә. Районда моның өчен барлык шартлар тудырылган. Республика спорт министрлыгының даими яңартылып торган рейтингы буенча безнең район спорт белән шөгыльләнүче халык, спортчыларның һәм командаларның төрле ярышларда катнашуы, район, республика һәм Бөтенроссия дәрәҗәсендәге ярышлар уздыру саны буенча алдынгы урыннарга чыгып, бүләкләр алганы бар. Яшьләрнең дә күпчелеге хәмер эчеп йөрү урынына спорт белән шөгыльләнүне кулайрак күрә. 

– Июль аенда ачык мәйданчыкларда шөгыльләнергә рөхсәт ителгәннән соң, «Орион» командасыннан иптәшләрем белән бергә Казан футбол лигасы беренчелегендә катнаша башладык, – дип сөйли Спас районының иң талантлы яшь спортчыларыннан берсе, Казан дәүләт энергетика университеты студенты Никита Никифоров. – Моңа кадәр башкалар кебек үк үземне формада тотар өчен даими рәвештә йөгерешкә чыгарга, туп белән күнегүләр ясарга туры килде. Башта турнир ритмына күнегү авыр булды. Командабыз яшь булса да, әкренләп тәҗрибә җыябыз, җиңүләргә дә ирешәбез. Казан югары уку йортлары спартакиадасы кысаларында узган мини-футбол буенча турнир да тиздән яңадан үткәрелә башлар, дип өметләнәм.

Спорт объектлары саны арта

 Республика хакимияте дә халыкның спорт белән шөгыльләнүен хуплый, шуңа күрә июнь ахырында куелган чикләүләрнең кайберләре бетерелде. Балалар лагерьлары эшли башлады, муниципальара рейслар яңартылды, балалар һәм спорт мәйданчыкларына чыгу рөхсәт ителде.

– Универсаль спорт мәйданчыкларын төзү республика программасы буенча 2013 елдан бирле безнең районда 19 спорт корылмасы ясалды, – ди яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов. – Районның һәвәскәр спортчылары өчен беренче мәктәп янында мини-футбол, баскетбол, волейбол белән шөгыльләнү өчен мәйданчык бар. Сәламәт яшәү рәвеше белән мавыгучылар исә «Олимп» спорт комплексы янында махсус шушы максатлар өчен җиһазландырылган мәйданчыкта ГТО нормаларын тапшырырга әзерләнә.

Мондый спорт объектларына шәһәрдә яшәүчеләр генә түгел, авыл халкы да теләп йөри. Мәсәлән, Ямбактыда шундый спорт мәйданчыгы мәктәп янында, Никольскида – авыл паркында урнашкан. Мәйданчык өчен җаваплы кешеләр аларны вакытында ачып, территориядәге тәртип өчен җавап бирә. Барлык мәйданчыклар куркынычсызлык таләпләрен исәпкә алып корылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев