Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Россия кубогы ярышларында

Гыйнвар уртасында елның иң мөһим ярышларыннан булган армия кул көрәше буенча Кострома шәһәрендә үткән ярышларда безнең көрәшче Павел Сергеев дүртенче урынны алды. Тренер Ринат Шәрипов шәкерте берничә көрәштә ышанычлы җиңү яулап (16-17 яшькә кадәр, авырлык үлчәве - 75 килограмман артык), ярымфиналга чыкты. Алган җәрәхәте аркасында табиб аны ярышлардан азат итмәсә,...

Гыйнвар уртасында елның иң мөһим ярышларыннан булган армия кул көрәше буенча Кострома шәһәрендә үткән ярышларда безнең көрәшче Павел Сергеев дүртенче урынны алды.
Тренер Ринат Шәрипов шәкерте берничә көрәштә ышанычлы җиңү яулап (16-17 яшькә кадәр, авырлык үлчәве - 75 килограмман артык), ярымфиналга чыкты. Алган җәрәхәте аркасында табиб аны ярышлардан азат итмәсә, беренче урын өчен көрәшергә бөтен мөмкинлеге бар иде.
Унөч яшьлек Әмир Вәлиев бу дәрәҗәле ярышларның икенче әйләнешенә чыга алды. Ул көндәшләреннән яшьрәк булса да (15 яшькә кадәр, авырлык үлчәве - 70 килограммга кадәр), үзен оста көрәшче итеп күрсәтте. Мөхәммәт Минсәгыйровка авырга туры килде: үзенең көндәшенә (унсигез яшьтән олыраклар) ул беренче көрәштә үк җиңелде.
Хәзерге вакытта көрәшчеләребез Совет гаскәрләрен Әфган җиреннән чыгару уңаеннан Алабуга шәһәрендә үткәреләчәк республика беренчелегенә әзерләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев