Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Республика беренчелегендә призер булдылар

Балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Ринат Шәрипов шәкертләре Казандагы Суворов училищесында 14 – 17 яшьлек спортчылар арасында армия кул көрәше буенча узган Татарстан беренчелегеннән ике көмеш һәм бер бронза медаль алып кайттылар.

Ярышларда Татарстан Республикасы һәм Киров өлкәсе шәһәрләрендәге төрле клублардан 154 спортчы катнашты. Безнең районнан 9 көрәшче барды. Бәйге киеренке шартларда үтте. Безнең спортчылар арасыннан аеруча Андрей Феоктистов уңышлы чыгыш ясады. Ул, мәсәлән, 80 килограммнан авыррак үлчәүдә (16 – 17 яшьлек спортчылар) финалда Яр Чаллыдан килгән көчле көндәшенә бары тик өч очкога гына оттырды һәм икенче урынны алды. Данил Нигъманов та 14 – 15 яшьлекләр арасында берничә көндәшен бирелергә мәҗбүр итте һәм мактаулы икенче урынга лаек булды. Богдан Пименов 50 килограммлы авырлыкта чыгыш ясап, бронза медальле булды. Виктор Волков белән Айрат Миңнегулов дүртенче урынга чыкты.
Әлеге ярышларда уңышлы чыгыш ясаган спортчылар язын Краснодар шәһәрендә узачак Россия беренчелегендә катнашырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев