Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Призерлар исемлегенә керделәр

Казан шәһәренең "Батыр" Олимпия резервы мәктәбендә 1999-2000 елда туган егетләр һәм кызлар арасында үткән дзюдо буенча республика беренчелегендә безнең балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе шәкертләре берничә призлы урын алдылар. Аеруча Полянка көрәшчеләре үзләрен яхшы яктан күрсәтте: Арина Филюшина 57 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә - икенче, Марат Сибгатуллин белән Егор Шевченко 55 килограммга...

Казан шәһәренең "Батыр" Олимпия резервы мәктәбендә 1999-2000 елда туган егетләр һәм кызлар арасында үткән дзюдо буенча республика беренчелегендә безнең балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе шәкертләре берничә призлы урын алдылар.
Аеруча Полянка көрәшчеләре үзләрен яхшы яктан күрсәтте: Арина Филюшина 57 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә - икенче, Марат Сибгатуллин белән Егор Шевченко 55 килограммга кадәр һәм 73 килограммнан артык авырлык үлчәвендә өченче урынны алдылар. Беренче шәһәр мәктәбе укучысы Екатерина Клещева шулай ук өченче урынны алды. Аларның барысына да кубоклар, медальләр һәм дипломнар тапшырылды.
Моннан бер көн алдарак үткән ярышларда безнең спортчылар барысына караганда да яхшырак чыгыш ясады. Аларның барысына да кызгылт-сары (оранжевый) билбаулар тапшырдылар.
Бу ярыш нәтиҗәләре буенча республиканың ике җыелма командасы оештырылачак һәм алар март аенда Самарада үтәчәк Идел буе федераль округы беренчелегендә катнашалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев