Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Призер исемен алды

    Каратэ кекусинкай буенча Казанның ачык беренчелегендә балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге тренеры Рәшит Зыятдинов шәкертләре уңышлы чыгыш ясадылар. Дәрәҗәле ярышларда Казан, Балтач, Базарлы Матак, Кострома, Ижевск, Киров өлкәсе һәм Мари Иленнән килгән 120 якын спортчы катнашты. Безнең команда составында икенче урта мәктәп укучылары Олег Титов һәм Михаил Репьев, 1нче мәктәптән Александр...

    Каратэ кекусинкай буенча Казанның ачык беренчелегендә балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге тренеры Рәшит Зыятдинов шәкертләре уңышлы чыгыш ясадылар.
    Дәрәҗәле ярышларда Казан, Балтач, Базарлы Матак, Кострома, Ижевск, Киров өлкәсе һәм Мари Иленнән килгән 120 якын спортчы катнашты. Безнең команда составында икенче урта мәктәп укучылары Олег Титов һәм Михаил Репьев, 1нче мәктәптән Александр Понасенко һәм Өчкүлдән Владимир Шарлаимов керде.
    Олег Титов башкалардан уңышлырак чыгыш ясады. 55 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә ул 12-13 яшьлекләр арасында өченче урынга чыкты һәм медаль белән грамотага лаек булды. Башка егетләр дә ярышларда сынатмады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: