Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Педагоглар ярышты

Узган шимбәдә җәйге спартакиада кысаларында мәгариф хезмәткәрләре арасында район ярышлары булып үтте. Спартакиадада 17 команда катнашты. Ярыш программасына озынлыкка һәм биеклеккә сикерү, 100 метрга йөгерү, гер күтәрү, мишеньгә ату, армрестлинг, бадминтон һәм аркан тарту кебек спорт төрләре кертелгән иде. Киеренке көрәштә беренче урынга коррекция мәктәп-интернат командасы чыкты. Икенче һәм өченче...

Узган шимбәдә җәйге спартакиада кысаларында мәгариф хезмәткәрләре арасында район ярышлары булып үтте.

Спартакиадада 17 команда катнашты. Ярыш программасына озынлыкка һәм биеклеккә сикерү, 100 метрга йөгерү, гер күтәрү, мишеньгә ату, армрестлинг, бадминтон һәм аркан тарту кебек спорт төрләре кертелгән иде.

Киеренке көрәштә беренче урынга коррекция мәктәп-интернат командасы чыкты. Икенче һәм өченче урыннарны Кузнечиха һәм Болгардагы 1нче урта мәктәп командалары бүлеште. Җиңүче командаларга дипломнар һәм кубоклар тапшырылды.

Мәгариф хезмәткәрләренең җыелма командасы җәйге спартакиаданың республика этабында чыгыш ясаячак..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев