Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

“Олимп”та – көрәшчеләр

Узган ял көннәрендә безнең "Олимп" спорт залында армия кул көрәше буенча республика ярышларында җиңүчеләрнең III турниры үткәрелде. Ул республиканың сугыш һәм хезмәт батырларына багышланды. Мондый югары дәрәҗәдәге спорт ярышлары бездә беренче тапкыр үткәрелә һәм бу яңа спорт комплексы төзелү аркасында мөмкин булды. Ярышларда республиканың җиде районыннан, Казан, Түбән Кама, Алабуга,...

Узган ял көннәрендә безнең "Олимп" спорт залында армия кул көрәше буенча республика ярышларында җиңүчеләрнең III турниры үткәрелде. Ул республиканың сугыш һәм хезмәт батырларына багышланды.
Мондый югары дәрәҗәдәге спорт ярышлары бездә беренче тапкыр үткәрелә һәм бу яңа спорт комплексы төзелү аркасында мөмкин булды. Ярышларда республиканың җиде районыннан, Казан, Түбән Кама, Алабуга, Буа шәһәрләреннән килгән 10 команда катнашты. Спортчыларны район башлыгы Камил Нугаев, армия кул көрәше Федерациясе президенты Артур Даудов сәламләделәр.
28 көрәшчедән торган безнең команда капитаны, төрле ярышлар һәм беренчелек призёры булган Александр Еланин җитәкчелек итте. Турнирда да алар җиңеп чыкты. Икенче урынны Казан балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе вәкилләре алды. Шәхси зачётларда Марат Әхмәтвәлиев, Павел Сергеев, Әмир Вәлиев, Антон Тимонинга тиңнәр булмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев