Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Спорт

Никитага тиңнәр булмады

Яр Чаллы шәһәрендә "КамАЗ" акционерлык җәмгыяте призына дзюдо буенча уздырылган Бөтенроссия ярышларында Никита Борюшкин әйбәт нәтиҗәгә иреште. Владимир Борюшкин шәкерте зур өстенлек белән үзенең бөтен көндәшләрен җиңде, 90 килограммнан артык үлчәү авырлыгында аңа тиңнәр булмады. Финалга чыкканда ул Уфа, Пермь һәм Татарстаннан килгән көндәшләренең барысын да ышанычлы җиңде. Хәлиткеч очрашуда...

Яр Чаллы шәһәрендә "КамАЗ" акционерлык җәмгыяте призына дзюдо буенча уздырылган Бөтенроссия ярышларында Никита Борюшкин әйбәт нәтиҗәгә иреште.
Владимир Борюшкин шәкерте зур өстенлек белән үзенең бөтен көндәшләрен җиңде, 90 килограммнан артык үлчәү авырлыгында аңа тиңнәр булмады. Финалга чыкканда ул Уфа, Пермь һәм Татарстаннан килгән көндәшләренең барысын да ышанычлы җиңде. Хәлиткеч очрашуда Ижевск шәһәреннән Идел буе федераль округы чемпионы, 156 килограммлы Григорий Ерохинны тиз арада бирелергә мәҗбүр итте.
Никитаның үз авырлыгы 94 килограмм булуын исәпкә алганда, моны зур уңыш, дип санарга була.
Н.Борюшкинга медаль, диплом һәм кыйммәтле бүләк тапшырдылар. Аның чыгышына "КамАЗ" җәмгыяте генераль директоры Сергей Когогин һәм республиканың дзюдо Федерациясе президенты Фаяз Шабаев зур бәя бирделәр. Октябрь ае ахырында Никитаны тагын да җаваплырак ярышлар - Самара өлкәсенең Отрадный шәһәрендә самбо буенча үтәчәк Россия беренчелеге көтә. Биредә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән спортчылар дөнья һәм Европа чемпионатында катнашу өчен сайлап алыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дзюдо