Безнең яшь спортчыбыз Никита Борюшкин хәзерге вакытта Казанда хәзерлек җыеннарында катнаша, биредә республиканың җыелма командасы составында җаваплы ярышларга хәзерләнә.
Аңа 31 гыйнвардан 1 февральгә кадәр дзюдо буенча Идел буе федераль округы беренчелегенә үткәрелә торган ярышларда катнашырга туры киләчәк. Аннары спортчы Дзержинскига китә, биредә 3-7 февральдә самбо буенча Россия беренчелеге ярышлары була. Нәкъ менә шушында дөнья һәм Европа чемпионатларында катнашу өчен яшь спортчыларны сайлап алачаклар.
Нет комментариев