Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Надежда – чемпион!

Вожидан Надежда Москвичева 14 яшькә кадәрле спортчылар арасында армия кул сугышы буенча республика чемпионы исеменә лаек булды.

Түбән Камадагы "Ярыш" спорт комплексында узган мәртәбәле ярышларда тренер Ринат Шәриповның башка шәкертләре дә әйбәт чыгыш ясап, ике көмеш һәм ике бронза медаль яулады.
50 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында чыгыш ясаган Надежда көч һәм кул сугышы алымнары буенча үзенең көндәшләреннән шактый аерылып торды. Ярышларда әле яңа гына катнаша башлаган Данил Нигманов та байтак көндәшләрен бирелергә мәҗбүр итте. Ул бары тик финалда гына оттырды һәм 8 яшькә кадәрле (36 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында) спортчылар арасында икенче булды. Көмеш медальгә шулай ук Араик Джалакян лаек булды (11 яшь, 50 килограмм), Әмир Вәлиев (14 яшь, 75 килограммнан авыррак) һәм Марат Әхмәтвәлиев (17 яшь, 70 килограмм) бронза медальләр алдылар.
Надежда исә ирешкән уңышы өчен беренче чиратта Вожи авылы янгын сүндерү депосында эшләүче әтисенә рәхмәтле. Ул вакытын кызганмыйча һәм юл чыгымнарын үз өстенә алып, балаларны атнасына өч тапкыр күнегүләр ясау өчен район үзәгенә алып килә. Озакламый Надежданың энесе Сергей да югары нәтиҗәләргә ирешер, дип өметләнәсе килә. Ул инде Түбән Камадагы бәйгедә дүртенче урынны яуларга өлгергән. Әле сигез яше дә тулмаган спортчыга киләчәктә уңышлар юлдаш булсын иде.
Тренер әйтүенчә, безнең спортчылар бәйгеләрдә сынатмаска тырышалар. Әмир Вәлиев, Марат Әхмәтвәлиев, Павел Сергеев һәм Игорь Емельяновский элеккечә республиканың җыелма командасы составына керәләр, озакламый алар Рязаньдагы һава-десант училищесында Россия Кораллы Көчләр Кубогына үтәчәк җаваплы ярышларда катнашырга җыеналар. Спорт мастерлыгына кандидат Александр Еланин турында да әйтми булмый. Аңа инде кайбер турнирларда хөкемдарлык итүне дә ышанып тапшыра башладылар.
Рәсемдә: республика чемпионаты призерлары үзләренең тренерлары белән.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X