Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Менә шундый егетләр!

Никольскиның Анатолий Юрков җитәкчелегендәге "Витязь" яшүсмерләр-яшьләр клубы шәкертләре быел мәктәп укучылары 3 меңнән кимрәк булган авыл районнары арасындагы укучылар спартакиадасында гер күтәрү, авыр атлетика, өстәл теннисы ярышларында уңышлы чыгыш ясадылар. Шуның белән алар командага өстәмә очко китерделәр. Яшь авыр атлетлар арасында Егор Абалымов үзен яхшы яктан күрсәтте. Спортның бу төре...

Никольскиның Анатолий Юрков җитәкчелегендәге "Витязь" яшүсмерләр-яшьләр клубы шәкертләре быел мәктәп укучылары 3 меңнән кимрәк булган авыл районнары арасындагы укучылар спартакиадасында гер күтәрү, авыр атлетика, өстәл теннисы ярышларында уңышлы чыгыш ясадылар.
Шуның белән алар командага өстәмә очко китерделәр. Яшь авыр атлетлар арасында Егор Абалымов үзен яхшы яктан күрсәтте. Спортның бу төре буенча ярышлар Ютазы районы Урыссу эшчеләр бистәсендә үтте. 77 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә Егор ыргымда 75 килограмм һәм этеп күтәрүдә 93 килограмм күтәреп, бронза призеры булды. Аңа диплом һәм медаль тапшырылды.
Шунда ук безнең команда гер күтәрүчеләр арасында гомуми зачетта алтынчы урынга чыкты. Командага Анатолий Юрков шәкертләре Егор Абалымов, Олег Борисов, Артем Филимонов, Игорь Жилков, Виктор Григорьев, Артем Галимов һәм Кирилл Кириллин керде. Укучыларны мондый ярышларда катнашуга әзерләү җиңел булмады. Ыргымда бер үк вакытта ике герне бер кул белән теләсә кайсы укучы күтәрә алмый, ә кулларны этеп күтәргәндә генә алыштырырга ярый. Ә Никольск егетләре моны булдыра алган. 1995-1996 елда туган укучылар бу күнегүне 24 килограммлы, ә аннан яшьрәкләр 16 килограммлы гер белән үтәгәннәр .
Көндәшләр дә яхшы әзерлек белән килгән, шуңа күрә егетләр өчен көрәшнең нинди кискен булуын күз алдына китерүе кыен түгел. Беренче хәрәкәттә герне - 26, икенче күнегүдә 80 тапкыр күтәргән Олег Борисов та шәхси зачетта алтынчы гына урынга чыга алган.
Өстәл теннисын сөючеләргә дә нык тырышырга туры килды. Туганы Надежда белән Егор Абалымов, Анна Колесова һәм Олег Борисов спартакиада финалында катнашкан ундүрт команда арасында алтынчы урынны алдылар. Өстәл теннисы буенча ярышлар Казанда үтте.
Егор Абалымов, Олег Борисов, Артем Филимонов һәм башкалар спортның башка төрләрендә дә сынатмыйлар. Алар волейбол, баскетбол, җиңел атлетика ярышларында район җыелма командасы составында чыгыш ясыйлар. Егетләрнең нык, физик яктан чыныгып үсүләре аларга киләчәк тормышларында да ярдәм итәр дип ышанасы килә.
Рәсемдә: Егор Абалымов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев