Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Медальләр шундый якын иде...

Яшь баскетболчылар 2019-2020 еллар сезонында республиканың гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында «КЭС-Баскет» мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының региональ финалында катнаштылар.

Турнирда Казан, Чаллы, Зәй, Азнакай, Буа, Баулы, Кукмара командалары катнашты, ә безнең район данын икенче шәһәр урта мәктәбе укучылары яклады. Барлык катнашучылар да рейтинг нигезендә ике төркемгә бүленде, Чаллы, Кукмара һәм Азнакай баскетболчылары безнең көндәшләр булды. 

Беренче уенда безнең спортчылар кискен көрәштә чаллылыларны 29:26 исәбе белән җиңде. Икенче очрашуда уен тагын да кызыграк барды - уен дәвамында әле бер, әле икенче команда алга чыкты. Ахырда безнең егетләргә уңыш елмайды һәм алар кукмаралыларны 31:30 исәбе белән "кысрыклап чыгарды". Турнир хуҗалары - Азнакай баскетболчыларын безнең команда көрәшсез җиңде (46:28 исәбе белән). Нәтиҗәдә, өч җиңү яулап, Болгар командасы төркемдә беренче урынны алды һәм ярымфиналга чыкты. 

Финалга чыгу өчен көрәштә уенның беренче яртысында безнең команда өстенлекне алса да, соңыннан Баулы спортчыларына бирешә башладылар. Кайбер мизгелләрдә судьялар да хуҗалар ягында булды, нәтиҗәдә безнең команда 32:48 исәбе белән җиңелде. Өченче урын өчен Кукмара баскетболчылары белән очрашуда кискен көрәш уенның соңгы мизгелләренә кадәр дәвам итте, әмма бу юлы уңыш көндәшләренә елмайды — алар безнең егетләрдән өч очко отты (59:56). 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, турнир алдыннан команданың егет-кызлары авырып тордылар. Тик алар барыбер сынатмадылар.  Шуңа күрә команда мактауга гына лаек, чөнки аларга «КЭС - Баскет» республика финалы призерлары булу өчен бераз гына җитмәде бит. Команда өчен Никита һәм Степан Гладковлар, Кирилл Игнатьев, Данис Зиннәтуллин, Максим Федоров, Рәсил Закиров, Артем Юрков, Эмиль Шәрипов һәм Роман Кузнецов чыгыш ясады. Ә аларны турнирга Юрий Кузнецов, Андрей Шишкин һәм Павел Павликов әзерләде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев