Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Медальгә бер адым җитмәде

Уртача яшьтәге малайлар арасында мини-футбол буенча Татарстан беренчелегенә уздырылган ярышта безнең яшь футболчылар дүртенче урынны алды. Ярышлар узган атнада "Олимп" спорт комплексында үтте. Финал турнирының беренче этабында безнең спортчыларга Казан, Бөгелмә һәм Арчадан килгән көчле көндәшләренә каршы торырга туры килде. Ярышларның хәлиткеч өлешенә бары төркем җиңүчеләре һәм икенче урынны алган...

Уртача яшьтәге малайлар арасында мини-футбол буенча Татарстан беренчелегенә уздырылган ярышта безнең яшь футболчылар дүртенче урынны алды. Ярышлар узган атнада "Олимп" спорт комплексында үтте.
Финал турнирының беренче этабында безнең спортчыларга Казан, Бөгелмә һәм Арчадан килгән көчле көндәшләренә каршы торырга туры килде.
Ярышларның хәлиткеч өлешенә бары төркем җиңүчеләре һәм икенче урынны алган команда гына үтәргә тиеш иде. Беренче матчны бөгелмәлеләргә 2:4 исәбе белән оттыргач (тупларны Никита Никифоров белән Александр Корчагин кертте), безнең уенчылар шактый авыр хәлдә калды. Аларга Казан спортчыларын ничек тә булса җиңәргә кирәк иде. Әлеге бурычны безнең спортчылар уңышлы хәл итте. Матч барышында ике җавапсыз туп (Никита Краюшкин белән Илья Марюхов) кертә алдылар. Аннары Арчадан килгән көндәшләрен дә ышанычлы җиңеп, турнирның ярымфиналына уздылар.
Финалда барысы да хәл ителде. Безнең спортчылар Казаннан килгән икенче бер командага каршы тора алмады, өченче урын өчен матчта Сергей Сигов, Никита Краюшкин, Александр Корчагин өч туп кертсәләр дә, бөгелмәлеләр исәпне 3:4 белән тәмамладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев