Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Кыюсыз башладылар һәм оттырдылар

    Узган җомгада "Олимп" спорт комплексында республиканың кечкенә шәһәрләре һәм районнары арасында уздырылган Татарстан чемпионаты Мамадыш футболчыларының ышанычлы җиңүе белән тәмамланды. Мини - футбол буенча дәрәҗәле турнир күптәнге гадәт буенча Яңа ел алдыннан бездә үтә. Бу юлы да җанатарларны әлеге ярышта катнашкан унөч команданың байтагы яхшы уен күрсәтеп сөендерде. Командалар өч...

    Узган җомгада "Олимп" спорт комплексында республиканың кечкенә шәһәрләре һәм районнары арасында уздырылган Татарстан чемпионаты Мамадыш футболчыларының ышанычлы җиңүе белән тәмамланды.
    Мини - футбол буенча дәрәҗәле турнир күптәнге гадәт буенча Яңа ел алдыннан бездә үтә. Бу юлы да җанатарларны әлеге ярышта катнашкан унөч команданың байтагы яхшы уен күрсәтеп сөендерде. Командалар өч төркемгә бүленде, җиңүчеләр һәм биш команда арасындагы бәйгедә икенче урынны алучылар соңыннан чирекфиналга чыкты. Бу уен барышында кубок өчен көрәшүчеләр ачыкланырга тиеш иде.
    Беренче этапта безнең спортчылар Лениногорск, Минзәлә һәм Саба футболчылары белән уйнады. Кызганыч, безнең команда уенны һәрвакыт начар башлый, аннары гына нәтиҗәне бераз яхшырта. Бу юлы да шулай булды. Беренче уеннарда сабалыларга 2:3 исәбе (бездән тупларны Александр Изосимов белән Герман Гребнев кертте), лениногорскилыларга 2:4 (Адель Минсафин белән Богдан Стрелков) белән оттыргач, минзәләлеләрне 7:0 исә-бенә (ике тупны Дмитрий Захаров кертте, калганнарын - Герман Гребнев һәм башка уенчылар) отуга ирештеләр. Минзәләлеләр беренчелекнең бронза призерлары булдылар. Тырышсалар, безнең футболчылар да өченче урынга чыга ала иде. Безнең команда өчен чыгыш ясаган Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе студентлары да нәтиҗәле уен күрсәтә алмады.
    Аеруча Мамадыш футболчыларының оста уйнауларын билгеләп үтәсе килә. Алар барлык командаларны да җиңел бирелергә мәҗбүр иттеләр: ярымфиналда - Биектау командасын, хәлиткеч матчта Урыссу командасын оттылар. Мамадышлылар әле

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: