Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Кыш Бабай призына

Кышкы каникул көннәрендә "Олимп" балалар-яшүсмерләр мәктәбе беренчелегенә 2003-2004 елларда туган яшүсмерләр арасында дзюдо ярышлары үтте. 27 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә беренче урынга шәһәрдәге икенче урта мәктәп укучысы Богдан Кирюшин чыкты, икенче урынга Болгардагы 1нче мәктәптән Марсель Мортазин лаек булды. 30 килограммга кадәрле авырлык үлчәвендә бәхет шәһәрнең беренче урта мәктәбе укучыларына...

Кышкы каникул көннәрендә "Олимп" балалар-яшүсмерләр мәктәбе беренчелегенә 2003-2004 елларда туган яшүсмерләр арасында дзюдо ярышлары үтте.
27 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә беренче урынга шәһәрдәге икенче урта мәктәп укучысы Богдан Кирюшин чыкты, икенче урынга Болгардагы 1нче мәктәптән Марсель Мортазин лаек булды. 30 килограммга кадәрле авырлык үлчәвендә бәхет шәһәрнең беренче урта мәктәбе укучыларына елмайды: Анатолий Елистратов беренче урынны алды, Искәндәр Гәрәев икенче булды. 35 килограммга кадәр үлчәүдә мактау пьедесталының югары баскычына Денис Гондаков (Болгарагы 2нче мәктәп) күтәрелде. Икенче урын 1 нче мәктәптән Антон Рачковка бирелде.
Абсолют авырлык үлчәвендәге ярышлар да мавыктыргыч булды. Бу бәйгедә теләге булган һәр спортчы да катнаша алды. Ярышта беренче урын хаклы рәвештә Анатолий Елистратовка бирелде, икенче һәм өченче урыннарны Денис Гондаков белән Искәндәр Гәрәев бүлештеләр.
Шунысын әйтергә кирәк, бәйгеләргә шәһәрнең икенче урта мәктәбе укучысы Кирилл Борюшкин хөкемдарлык итте. Тамашачылар, шулай ук яшь спортчылар аның бәйгене алып бару кагыйдәләрен әйбәт белүенә игътибар итми калмагандыр.
Ярышларда җиңүчеләрнең барысына да призлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев