Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Көрәшчеләр тәҗрибә туплый

Көзге каникул вакытында карате кекусинкай буенча Әлки районы ачык беренчелеге ярышларында катнашып, безнең спортчылар ике көмеш һәм бер бронза медальга ия булдылар. Медальләрне абсолют авырлык үлчәвендә - 1нче мәктәптән Александр Понасенко (12-13 яшьлекләр төркеме), 45 килограммнан артык авырлык үлчәвендә - 2нче шәһәр мәктәбеннән Марат Вафин (10-11 яшьлекләр) һәм 45 килограммга...

Көзге каникул вакытында карате кекусинкай буенча Әлки районы ачык беренчелеге ярышларында катнашып, безнең спортчылар ике көмеш һәм бер бронза медальга ия булдылар.
Медальләрне абсолют авырлык үлчәвендә - 1нче мәктәптән Александр Понасенко (12-13 яшьлекләр төркеме), 45 килограммнан артык авырлык үлчәвендә - 2нче шәһәр мәктәбеннән Марат Вафин (10-11 яшьлекләр) һәм 45 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә шул ук мәктәптән Богдан Молчанов алдылар. Мондый ярышларда беренче тапкыр чыгыш ясаучы Алина Смоленцева һәм Антон Рачков (1нче мәктәп), Дмитрий Панфилов (2нче мәктәп) та үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр.
Ярышларда, безнең спортчыларны да исәпкә алып, Казанның Авиатөзелеш, Мәскәү, Яңа Савин, Совет, Идел буе районнары, Лаеш һәм Балтач районы вәкилләре һәм хуҗалар командасы белән бергә, йөзләп спортчы катнашты. Безнең спортчыларның алтысы да турнирда әйбәт чыгыш ясауларын, үзләрен нык рухлы көрәшчеләр итеп күрсәтүен дә горурлык белән билгеләп үтәсем килә. Аларның күпчелеге спортның бу төре белән күптән түгел генә шөгыльләнә башлап, ярышта җиңүгә ирешә алмасалар да, күңелләре төшмәде. Иң мөһиме, алар тәҗрибә тупладылар, карате белән шөгыльләнү теләге тагын да артты.
Бераз алдарак безнең команданы Ижевскида үтәчәк Удмуртия ачык чемпионатына чакырдылар. 13 яшькә кадәрге егетләр арасында ярышта Александр Понасенко чыгыш ясарга тиеш булса да, анда барганда ярышларның булмаячагы турында хәбәр иттеләр һәм оештыручылар башка программа тәкъдим иттеләр: без хуҗалар командасы һәм Костромадан килгән кунаклар белән бергә өйрәнү-күнегү җыеннарында катнаштык. Семинар-күнегүләрне Удмуртиянең карате-кекусинкай буенча региональ вәкиле, 3 данга ия булган Михаил Хәмитов үткәрде. Спортчыларыбыз бераз талчыксалар да, чарадан канәгать калдылар. Моннан тыш, күңел ачу программасы кысаларында, без Михаил Калашников музеенда булдык, җирле храмны карадык, ял паркына барып килдек.
Рәшит Зыятдинов,
балалар сәламәтләндерү үзәге тренеры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев