Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Көчле көндәшләре алдында югалып калмадылар

Оттыруга карамастан, авыл районнары арасында республика беренчелегенең зона турнирындагы икенче матчта безнең команда яхшы хоккей уены күрсәтте. Аларның бик көчле көндәшләре белән уйнауларын истән чыгармаска кирәк - безнекеләр Кама Аланының беренче командасы белән уйнады, аның составында хәзерге вакытта континенталь хоккей лигасында чыгыш ясаучы Түбән Каманың "Нефтехимик" командасыннан килгән кайбер уенчылар...

Оттыруга карамастан, авыл районнары арасында республика беренчелегенең зона турнирындагы икенче матчта безнең команда яхшы хоккей уены күрсәтте.
Аларның бик көчле көндәшләре белән уйнауларын истән чыгармаска кирәк - безнекеләр Кама Аланының беренче командасы белән уйнады, аның составында хәзерге вакытта континенталь хоккей лигасында чыгыш ясаучы Түбән Каманың "Нефтехимик" командасыннан килгән кайбер уенчылар катнашты. Шулай да безнең уенчылар югалып калмадылар һәм көчле көндәшләренә каршы тора алдылар, уен тәмамлангач, безнекеләр бу команда хоккейчыларының мактау сүзләренә лаек булдылар. Көндәшләр командасы капкасына шайбалар керткән яшь уенчылар үзләрен аеруча яхшы яктан күрсәттеләр.
Шул ук шәһәрнең икенче командасы белән 4 февральгә билгеләнгән очрашу көчле салкыннар аркасында кичектерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: турнир