Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Җиңүләр юлдаш булсын!

Безнең футболчыларыбыз зона турнирының икенче этабында җиңеп, "Б" дивизионында республика беренчелегенең финал өлешенә чыкты.

Шунысын да искәртик, Балык Бистәсендә үткән беренче этаптан соң, Болгар командасы бары тик мәйдан хуҗаларына гына оттырып дүрт очко белән икенче урынны алды, финалга чыгу өчен дә мөмкинлекләре җитәрлек иде. Финалга төркемнең иң яхшы ике командасы керүен исәпкә алып, зона ярышларының икенче этабы безнең стадионда үтте. Әмма җиңүгә ирешү җиңел түгел шул.
Беренче уенда ук безнең футболчыларга төркемнең лидеры саналган Балык Бистәсе командасы белән очрашырга туры килде. Ни кызганыч, беренче этапның соңгы очрашуында уеннан чыгарылган иң нәтиҗәле спортчыларның берсе Максим Баранов бу очрашуда катнаша алмады. Беренче таймда Максим Корнилов бер туп кертсә дә, көндәшләр соңыннан безнең капкага ике туп кертү бәхетенә иреште. Базарлы Матак белән булган уенда исә безнең һөҗүмчебез кунаклар капкасына бер-бер артлы 3 туп кертте.
Безнең команда соңгы уенны лаешлылар белән уздырды. Моңарчы көндәшләр Базарлы Матак һәм Балык Бистәсе командаларын ике тапкыр җиңеп, безнең футболчылардан бер очкога өстенрәк иде. Шуның өчен алар уртак нәтиҗә белән дә канәгатьләнергә риза иде. Ә безгә, киресенчә, җиңү кирәк булды.
Кыенлыклар команданы тагын да ныгыта, бердәмрәк итә. Беренче минутлардан ук футболчыларыбыз инициативаны үз кулларына алып, көндәшләр капкасына кискен һөҗүмнәр оештырдылар. Беренче таймда шул ук Максим Баранов штраф туп кертте. Бер футболчыны уеннан чыгарсалар да, спортчыларыбыз югалып калмады. Лаешлылар капкасына Артем Храменков белән Богдан Стрелков өч туп кертте. Матч 4:0 исәбе белән тәмамланды.
Безнең яшь футболчыларыбыз август урталарында Байлар Сабасында узачак "Б" дивизионы беренчелеге финалында катнашу хокукына ия булды. Аларның нәтиҗәле, кызыклы уен күрсәтәчәкләренә шик юк. Лаеш командасы белән уенда капкачылар Сергей Морюхов белән Денис Аникин, сакчылар Андрей Иванов, Сергей Герасимов, Евгений Земсков, Андрей Пашагин, ярымсакчылар Евгений Козин, Илмир Мусин, Роман һәм Дмитрий Захаровлар, Дмитрий Кузнецов, Александр Серягин һөҗүмче Эдуард Малыгинның тырышлыгын тагын бер кат билгеләп үтәргә кирәк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт футбол

2
X