Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Икенче урынны алдылар

Аксубайда кечкенә шәһәрләр һәм районнар арасында республика беренчелегенә үткәрелгән 2000-2001 елда туган яшь футболчылар ярышында безнең спортчылар икенче урынны алдылар. Беренче уенны алар 1:1 исәбе белән тәмамладылар. Безнекеләрдән тупны Кирилл Королев кертте. Аннары бер дә ял итмичә (оештыручылар безнекеләргә графикны ике уенны рәттән уйнарлык итеп төзегәннәр) уйнап, Норлат командасына җиңелделәр...

Аксубайда кечкенә шәһәрләр һәм районнар арасында республика беренчелегенә үткәрелгән 2000-2001 елда туган яшь футболчылар ярышында безнең спортчылар икенче урынны алдылар.
Беренче уенны алар 1:1 исәбе белән тәмамладылар. Безнекеләрдән тупны Кирилл Королев кертте. Аннары бер дә ял итмичә (оештыручылар безнекеләргә графикны ике уенны рәттән уйнарлык итеп төзегәннәр) уйнап, Норлат командасына җиңелделәр (1:3). Бу юлы да Кирилл Королев оста уйнады. Икенче көнне безнең егетләр хуҗаларны 3:2 исәбе белән ышанычлы җиңделәр, ике тупны Никита Никифоров, берне Илья Морюхов кертте.
Дүрт очко җыеп, безнең команда Норлат спортчылары белән икенче урынны бүлештеләр, Чистай командасыннан бер очкога гына калыштылар. Август аенда безнең шәһәрдә үтәчәк икенче этапта җиңүчеләр билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев