Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Җиңүдән – бер генә адым

Тармак технологияләре техникумы вәкилләре ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының ведомство учреждение хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында үткәрелгән бильярд буенча зона турнирында икенче урынны алдылар. Безгә якын-тирәдәге сигез районнан кунаклар килде, алар ике төркемгә бүленделәр. Аннары җиңеп чыгучылар арасында иң көчле команданы билгеләделәр. Монда безнең спортчылар Василий Рябов белән Геннадий Ирдинкин...

Тармак технологияләре техникумы вәкилләре ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының ведомство учреждение хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында үткәрелгән бильярд буенча зона турнирында икенче урынны алдылар.
Безгә якын-тирәдәге сигез районнан кунаклар килде, алар ике төркемгә бүленделәр. Аннары җиңеп чыгучылар арасында иң көчле команданы билгеләделәр. Монда безнең спортчылар Василий Рябов белән Геннадий Ирдинкин Балык Бистәсе һәм Лаештан килгән көндәшләрен бер-бер артлы 2:0 исәбе белән оттылар. Аннары алар Аксубай командасын 2:1 исәбе белән җиңделәр. Соңгы көрәштә егетләр Чистай командасына оттырса да (0:2 исәбе белән), икенче урын аларга уртак команда зачётына шактый очко кертергә мөмкинлек бирде. Аксубай командасы өченче булды.
Моңа кадәр спортның унике төре буенча ярышлар кертелгән спартакиаданың зона этабында стритбол һәм мини-футбол буенча иң көчлеләр билгеләнде. Ике төрдә дә безнең команда өченче урынга чыкты.
Февральнең башында бу ярыш кысаларында чаңгы ярышлары узачак.
Рәсемдә: Г. Ирдинкин ярыш вакытында.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: турнир

2
X