Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Хәрби җыеннарда катнаштылар

    Кул көрәше буенча тренер Ринат Шәрипов шәкертләре Ульяновск махсус бригадасының хәрби кыр җыеннарында катнаштылар.

    Бу чакыру спортчыларның былтыр Киров өлкәсе Нократ Аланында үткәрелгән Бөтенроссия турнирында уңышлы чыгыш ясаганнан соң алынды. Анда безнекеләр гомумкоманда буенча беренче урынны алдылар. Инде берничә тапкыр Ульяновскида булып кайткан "Эдельвейс" җирле хәрби-патриотик үзәк егетләре белән бергә безнең көрәшчеләр Александр Еланин, Игорь Емельяновский, Родион Шәехов һәм Павел Сергеев җыеннар барышында бригаданың разведка ротасы хәрбиләре белән бергә махсус хәзерлекнең барлык этапларын үттеләр.
    Җыен тәмамланганнан соң безнең егетләргә яхшы физик һәм хәрби хәзерлек өчен комбриг һәм һава - десант гаскәрләре штабы вәкиле грамоталар тапшырды.

    Безнең социаль челтәрләр:

    ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

    Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: