Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Губернатор Кубогында – өченче

Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов Кубогы өчен чыгыш ясап, безнең олырак яшьтәге хоккейчылар өченче урынны алдылар. Турнирда кырык яшьтән олырак ир-атлардан торган алты команда катнашты. Безнең спортчылар ышанычлы уен күрсәтеп лаеклы рәвештә беренче өчлеккә эләгә алды. Алар Иске Майна эшчеләр бистәсеннән килгән яшьтәшләрен җиңсә дә, Россия беренчелегендә катнашып тәҗрибә туплаган...

Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов Кубогы өчен чыгыш ясап, безнең олырак яшьтәге хоккейчылар өченче урынны алдылар.

Турнирда кырык яшьтән олырак ир-атлардан торган алты команда катнашты. Безнең спортчылар ышанычлы уен күрсәтеп лаеклы рәвештә беренче өчлеккә эләгә алды. Алар Иске Майна эшчеләр бистәсеннән килгән яшьтәшләрен җиңсә дә, Россия беренчелегендә катнашып тәҗрибә туплаган Ульяновскиның "Волга" командасына оттырдылар.

Турнирның иң яхшы һөҗүмчесе итеп Владимир Никитин танылды. Валерий Четанов, Константин Померанцев, Юрий Семушкин, Геннадий Гришин, Сергей Кленин, Дмитрий Никифоров та үзләрен оста уенчы буларак күрсәттеләр.

Шунысын да әйтергә кирәк, бу команда спортчылары күнегүләргә бик теләп йөри, турнирларга исә үз акчалары исәбенә баралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев