Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Футболчылар җиңделәр

Районыбызның яшь футболчылары 1995-1996 елда туган егетләр арасында "Олимп" спорткомплексында үткәрелгән мини-футбол буенча республика беренчелегенең зона турнирында җиңеп чыктылар.

Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Владимир Постников кул астында шөгыльләнүче спортчылар үзләренең яхшы хәзерлеген күрсәттеләр. Безнең егетләр моңа кадәр дә махсус футбол мәктәпләре командаларын җиңеп, республика ярышларында призёр булганнар иде. Көндәшләре көчле булганга күрә, бу юлы да җиңүгә ирешү өчен шактый тырышлык куярга туры килде.
Зона турнирында алты команда катнашты. Безнең егетләр уен ритмына кереп, аны матч саен арттыра бардылар. Беренче очрашуда Чирмешән командасы белән уенны тигез исәп белән тәмамлаганнан соң, икенче матчта Чистай командасын 4:2 исәбе белән оттылар. Эдуард Малыгин - өч, Руслан Вафин бер туп кертте.
Финалда исә безнең егетләр бик уңышлы чыгыш ясадылар. Евгений Земсков Яңа Чишмә командасы капкасына керткән туптан соң ук алар көндәшләрен артта калдырдылар. Исәп тигезләнгәч тә, Эдуард ярдәме белән Руслан җиңү голын кертә алды.
Команда составында шулай ук Эдуард Насыйбуллин, Денис Аникин, Михаил Сисин, Сергей Герасимов, Адель Минсафин, Александр Изосимов, Андрей Пашагин һәм Константин Бакиров уйнадылар. Барлык уенчыларга да дипломнар тапшырылды. Хәзер алар декабрь башында Алабуга шәһәрендә үтәчәк республика беренчелегенең финалында катнашырга тиеш.
Рәсемдә: безнең команда - турнирда җиңүче.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X