Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Бөтенроссия турнирында – икенче урын!

Тренер Ринат Шәрипов шәкертләре Россия Герое Эдуард Камалиев истәлегенә армия кул сугышы һәм спортның хәрби төрләре буенча уздырылган VIнчы Бөтенроссия турнирында уңышлы чыгыш ясадылар.

Олег ПАХОМОВ
Нократ Аланында берничә елдан бирле үткәрелүче әлеге ярышларга илнең төрле төбәкләреннән 120 спортчы җыелды. Татарстаннан дүрт команда (Казан, Алабуга, Яр Чаллы һәм Болгар) катнашты, Мәскәү өлкәсеннән - ике, шулай ук Урал, Ижевскидан, Пермь, Тольятти һәм Россиянең башка төбәкләреннән дә спортчылар килгән иде.
Ярышларны гадәттә "Эдельвейс" хәрби-патриотик үзәге һәм аның белән 28 ел буе җитәкчелек итүче элекке десантчы, спецназ офицеры Владимир Лукоянов оештыра. Спортка гашыйк бу кеше 26 офицер тәрбияләгән, 12 кеше Рязаньдагы һава десанты училищесында укып, озакламый лейтенант погоннары алып чыгачак. Аның укучылары арасыннан өч кеше Россия Герое исеменә лаек булган. Шуларның берсе - Чечня сугышында һәлак булган Эдуард Камалиев истәлегенә уздырыла да инде бу турнир. Яшь спортчыларның чыгышларын карарга "Альфа", "Витязь" группалары һәм башка махсус подразделение ветераннары да теләп килә.
Ярышның зур әһәмияткә ия булуын исәпкә алганда, безнең спортчыларның уңышы аеруча сөендерә. Шуларның өчесе армия кул сугышы буенча мактау пьедесталының икенче баскычына күтәрелделәр, безнең район командасы шулай ук спортның хәрби төрләре буенча да икенче урынга чыкты. Бәйгенең көмеш медальләренә Әмир Вәлиев (75 килограммнан авыррак үлчәүдә, 14 -15 яшьлек малайлар арасында), Данил Карпушин (75 килограммга кадәрле үлчәүдә, 16 -17 яшьлек малайлар арасында) һәм Надежда Москвичева (60 килограммга кадәрле үлчәүдә, 16-17 яшьлекләр арасында) лаек булды. Команданың тагын бер спортчысы Дмитрий Виноградов та ярыйсы гына чыгыш ясады. Призерлар исемлегенә керә алмаса да, командага ул да өстәмә очколар китерде.
Спортның хәрби төрләре буенча эстафетада янәдән Әмир Вәлиев һәм Данил Карпушин чыгыш ясады. Алар 500 метр араны йөгереп узды. Дистанция барышында әле тагын 25 метр шуышырга һәм танкка граната ыргытырга, 25 метр ераклыктагы мишеньгә хәрби пистолеттан атарга да туры килде. Егетләр сынатмаска тырыштылар, җиңү яулаган Ижевск командасыннан бары тик 7 очкога гына калыштылар. Пистолеттан атканда гына бераз каушадылар, чөнки аларның бу төр коралдан мишеньгә ату тәҗрибәсе юк (безнең районда тир да, тиешле корал да юк). Шулай да, икенче урын да начар түгел. Әлеге ярыш нәтиҗәләре буенча тренер Ринат Шәриповны хәрби штык-нож белән бүләкләделәр.
Ул үз шәкертләре чыгышыннан канәгать, әмма осталыкны тагын да камилләштерү өстендә эшләргә кирәк, дип хак әйтә. Әмма безнең районда бу мәсьәләне спорт юнәлешендәге хәрби-патриотик клуб төземи торып җайга салу мөмкин түгел. Әнә, Нократ Аланындагы "Эдельвейс"та хәрби корал белән күнегүләр уздыру хокукын алганнар бит. Күнегүләр уздырмыйча гына, яхшы әзерлекле башка командалар белән көч сынашу бик авыр.
Тагын шунысын әйтергә кирәк, ул җитәкчелек иткән кул көрәше төркеме Ватан сакчылары әзерләү һәм тәрбияләү буенча алда торган бурычларны уңышлы тормышка ашыра. Мисал өчен армия кул көрәше буенча спорт мастерына кандидат Александр Еланинны гына алыйк. Ул элегрәк ярышларда гел җиңүләр яулады, Ульяновскидагы аерым һава десанты бригадасында әзерлек үтте, шуннан соң Новосибирскидагы махсус бригадада уңышлы хезмәт итте, ул әле дә шунда хезмәтен контракт буенча дәвам итә. Яшь спортчылар өчен моннан да яхшырак үрнәк китерергә буламы? Аларга киләчәктә бары уңышлар гына юлдаш булсын иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев