Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Болгарның "Дулкын" бассейнында йөзү буенча ачык районара турнир узды

Турнир Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланды.

Болгар шәһәренең «Дулкын» йөзү бассейнында Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган йөзү буенча ачык районара турнир узды.

Ярышларда Спас, Әлки һәм Алексеевск районнарыннан 95 яшь йөзүче катнашты.

Ярышлар нәтиҗәсендә тренерлар Елена Бурумова, Александр Никитин, Марина Малышкина җитәкчелегендә районыбызның 56 спортчысыннан 32 йөзүче призлы урыннар алды.

Артур Абдрахманов, Елизавета Коптелова, Эдик Мартиросян, Константин Борюшкин, Данил Авдотин төрле яшь категорияләрендә беренче урыннарны яуладылар.

Александра Аверьянова, Артем Горохцев, Анастасия Сизова, Софья Шмелева, Егор Гущин, Валерия Бурумова, Артур Абдрахманов, Захар Монахов, Глеб Пиминов, Мирослав Савельев, Анна Купоросова төрле категорияләрдә икенче булдылар.

Арина Авдотина, Дарья Белова, Арина Васильева, Ксения Моисеева, Иван Орешин, Сергей Купоросов, Дарья Шлячкова, Рәис Әхмәтҗанов һәм Анастасия Кузнецова төрле дистанциядә өченче урыннарны яуладылар.

Барлык җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар һәм медальләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев