Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Болгарда билбау көрәше буенча дөнья Кубогы ярышлары узды

Турнир Идел буе болгарлары Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланды.

Идел буе болгарларының ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында Болгарда беренче тапкыр билбау көрәше буенча дөнья Кубогы ярышлары узды.

Турнирда 26 илдән 200дән артык 2003 елда туган һәм аннан өлкәнрәк спортчы катнашты.

Үз авырлык категорияләрендә Гаяз Шугуров, Илдар Хәләфетдинов, Эмиль Зинганшин, Рафаэль Кәлимуллин, Игорь Волобуев, Ринас Садаров, Руслан һәм Валерий Рафиковлар җиңү яулады.

Реклама

130 килограммнар артык авырлык үлчәвендә көрәш аеруча истә калырлык булды. Дөнья чемпионы Фирдүс Зәйнуллин 30 секунд эчендә матур ыргылыш белән Таҗикстан көрәшчесе Озод Мәхмудовны җиңде.

Барлык җиңүчеләр дә Россиянең беренче һәм икенче җыелма командалары составына керә. Җиңүчеләр кубоклар һәм медальләр белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X