Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Безнекеләр – иң яхшылар арасында

Россия Герое Эдуард Камалиев истәлегенә кул сугышы һәм спортның хәрби төрләре буенча бишенче Бөтенроссия турнирында балалар сәламәтләндерү һәм белем бирү үзәге тренеры Ринат Шәрипов шәкертләре нәтиҗәле чыгыш ясадылар. Нократ Аланы тирәсендә узган әлеге турнирда Россиянең төрле почмакларыннан 17 команда катнашты. Шунысын әйтергә кирәк, яшьләргә спорт һәм патриотик тәрбия бирүгә булышлык...

Россия Герое Эдуард Камалиев истәлегенә кул сугышы һәм спортның хәрби төрләре буенча бишенче Бөтенроссия турнирында балалар сәламәтләндерү һәм белем бирү үзәге тренеры Ринат Шәрипов шәкертләре нәтиҗәле чыгыш ясадылар.
Нократ Аланы тирәсендә узган әлеге турнирда Россиянең төрле почмакларыннан 17 команда катнашты. Шунысын әйтергә кирәк, яшьләргә спорт һәм патриотик тәрбия бирүгә булышлык итүче Бөтенроссия үзәкләре һәм "Сыны Отечества" һәм "Эдельвейс", Россия Десантчылар берлеге, "Альфа", "Витязь", "Морские котики" махсус подразделениеләре ветераннары тарафыннан оештырылучы әлеге ярышлар елның-елында яшь спортчыларны үзенә күбрәк җәлеп итә.
Рязаньдагы югары хәрби-команда десант училищесы курсанты, Ватан алдындагы бурычын үтәгәндә Чечняда батырларча һәлак булган Эдуард Камалиевны зурлап искә алу өчен ярышларга берничә еллардан бирле иң яхшы яшь көрәшчеләр җыела. Менә шуңа күрә, 14-15 яшьлек яшүсмерләр арасында 75 килограммлы үлчәү авырлыгында җиңү яулаган спортчыбыз Әмир Вәлиевның әлеге турнирда җиңүгә ирешүе аеруча сөендерә. Әмиргә биш тапкыр келәмгә чыгарга туры килде. Бишесендә дә, финал очрашуын да кертеп, ул барлык көндәшләрен дә вакытыннан алда җиңде. Спортчыга медаль, диплом һәм Мактау кәгазе тапшырылды. 16-17 яшьлекләр арасында Армен Маркарян (60 килограммга кадәрле үлчәү авырлыгы) һәм Даниил Карпушин (75 килограммга кадәр) да әйбәт чыгыш ясадылар.
Спортның хәрби төрләре буенча турнирда Марат Әхмәтвәлиев белән Рафаэль Джулакян да сынатмады. Граната ыргытуда, Калашников автоматыннан атуда һәм җиңел атлетика эстафетасында алар "Эдельвейс" һәм Мәскәү өлкәсендәге Одинцово спортчыларыннан гына калышып өченче урынга чыктылар. Икесенә дә Мактау кәгазьләре, диплом һәм медальләр тапшырылды. Ә менә җиңүчеләргә исә турнирны оештыручылар чын Калашников кул пулеметы бүләк иттеләр.
Әлеге турнир нәтиҗәләре буенча Әмир Вәлиев белән Марат Әхмәтвәлиев Татарстан җыелма командасы составында ноябрь ае башларында Саратов өлкәсенең Энгельс шәһәрендә кул сугышы буенча халыкара ярышларда катнашачак. Тренерларының әйтүенә караганда, аларның җиңүгә өметләре зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев