Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Безнекеләр финалга чыкты

Балык Бистәсендә үткәрелгән уеннарда җиңүгә ирешеп, безнең районның яшь футболчылары Татарстан Республикасы укучыларының IX җәйге спартакиада ярышлары финалына чыктылар. Ясалма өсле бик яхшы футбол мәйданында безнең команда ышанычлы һәм оста уйнады. Яшь спортчыларыбыз Питрәч командасы капкасына җавапсыз җиде туп керттеләр. Теләче һәм Әтнә укучыларын да бер үк исәп - 3:0...

Балык Бистәсендә үткәрелгән уеннарда җиңүгә ирешеп, безнең районның яшь футболчылары Татарстан Республикасы укучыларының IX җәйге спартакиада ярышлары финалына чыктылар.
Ясалма өсле бик яхшы футбол мәйданында безнең команда ышанычлы һәм оста уйнады.
Яшь спортчыларыбыз Питрәч командасы капкасына җавапсыз җиде туп керттеләр. Теләче һәм Әтнә укучыларын да бер үк исәп - 3:0 белән җиңделәр. Хуҗалар командасы белән уйнаганда гына (аның артык әһәмияте юк иде инде) 0:1 исәбе белән оттырдылар.
Безнең команда составында капкачы Раил Хәсәнов, уенчылар Андрей Пашагин, Герман Гребнев, Александр Савинов, Александр Изосимов, Данила Вихлянский, Даниил Шинкарев, Адел Минсафин, Игорь Пантелеев, Иван Разин, Иван Дукашовлар уйнады. Тренерлары - Владимир Постников.
Озакламый спортчылар шул ук Балык Бистәсендә үтәчәк финал уеннарында катнашачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев