Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Безнең көрәшчеләр – республика призерлары!

Балалар-яшүсмерләр сәламәтләндерү-белем бирү үзәге тренеры Ренат Шәрипов шәкертләре Алабуга шәһәрендә "Яшь десантник" җирле хәрби патриотик клубының 15 еллыгы һәм Хәрби разведчиклар көненә багышланган кул көрәше буенча Татарстан беренчелегендә чыгыш ясадылар.

Ярышта республика шәһәрләреннән һәм районнарыннан, шулай ук Удмуртия һәм Киров өлкәсеннән килгән 11 команданың 160 лап спортчысы катнашты. Турнирның әһәмиятен исәпкә алып, анда республикада билгеле булган махсус подразделение, хәрби разведка частьләре ветераннары, казаклар хәрәкәте активстлары һәм башка кунаклар килде. Бәйгедә гыйнвар ахырында Костромада үтәчәк Россия чемпионатында Татарстан данын яклаучылар билгеләнгәнгә күрә, көрәш бик киеренеке барды. Көрәшләрне Татарстанның кул көрәше буенча җыелма команда тренеры Василий Иванов күзәтеп торды. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, күптән түгел генә аның элеккеге шәкерте хәрби самбо буенча дөнья чемпионы исеменә лаек булды.
Иң яхшы көрәшчеләр җыелган турнирда безнең команда да сынатмады. 1нче шәһәр мәктәбеннән Алексей Игонин 12-13 яшьлек малайлар арасында 60 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә җиңеп чыкты. Шул ук мәктәп укучысы Әмир Вәлиев (14-15 яшьлекләр, 70 килограммнан артык), икенче мәктәпнең өлкән класс укучылары Даниил Карпушин (16-17 яшь, 75 килограммга кадәр) һәм Дмитрий Виноградов (14-15 яшь, 50 килограммга кадәр) көмеш медальгә лаек булдылар. Кадет интернат-мәктәбеннән Анастасия Клименко (16-17 яшь, 60 килограммга кадәр) шулай ук икенче урынны алды. Үз авырлык үлчәүләрендә бертуган Надежда һәм Сергей Москвичевлар (15-16 яшь, 55 килограммга кадәр, 12-13 яшь, 50 килограммга кадәр) бронза призеры булдылар. Вожида яшәгән бертуган Москвичевларның уңышында балаларының кул көрәше белән шөгыльләнүләре өчен барлык шартлар тудырган әтисенең дә өлеше зур.
Тренер команданың уңышына даими рәвештә бәйгеләргә баруда һәм кирәкле кием сатып алуда акчалата ярдәм күрсәткән Анастасий атакайның (Головин), команданың рухын ныгытучы Сергий атакайның (Карпухин) да зур өлеш кертүләрен әйтте.
Ярыш нәтиҗәләре буенча барлык призерларга грамоталар һәм медальләр, ә җиңүчеләргә - кубоклар тапшырылды.
Әмир Вәлиев һәм Даниил Карпушинның Костромада үтәчәк ярышларга баруы-бармавы да якын арада ачыкланырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев