Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Бездә кунакта – яшь гимнастлар

Узган ял көннәрендә Россиянең атказанган тренеры Казаннан Марина Борзенкова нәфис гимнастиканы яратучылар, спортның бу төре белән кызыксынучылар өчен матур бәйрәм оештырды.1997-2008 елда туган кызлар арасында үткәрелгән "Яз карлыгачлары" дигән әлеге турнирда Россиянең төрле шәһәрләреннән байтак спортчылар катнашты. Мондый зур, мәртәбәле бәйге күпләрдә кызыксыну уятты.

Олег ПАХОМОВ
Марина Николаевнаның Болгарга беренче генә килүе түгел. Халыкара категорияле хөкемдар һәм республиканың нәфис гимнастика буенча җыелма командасы тренеры, Пекин Олимпиадасы чемпионы Дарья Шкурихинаны тәрбияләгән әлеге танылган шәхеснең мәшәкатьләре хәттин ашкан булса да, ул спортның әлеге төрен безнең районда үстерүгә дә зур игътибар бирә. Ул бу эшне моннан берничә ел элек үз контроленә алган, бу юнәлештә конкрет чаралар да күрелә. Инде беренче нәтиҗәләр дә юк түгел. Бу турнир моның шулай булуын тагын бер кат ачык раслый.
Марина Борзенкованың уй-хыялларын тормышка ашыруда бездәге тренер Наталья Бердникованың да өлеше зур. Мәктәп укучылары арасыннан нәфис гимнастика яратучыларны үз тирәсенә туплап, аларны инде югары дәрәҗәдәге ярышларда катнашырлык итеп әзерләргә өлгергән. Мәсәлән, аның укучылары Александра Бердникова, Тамара Калисанова һәм башкалар Чабаксарда уздырылган мәртәбәле турнирда призлы урыннарга лаек булган. Россия шәһәрләре ачык турнирында да йөзгә кызыллык китермәделәр. Ә бит килгән кунаклар арасында инде шактый танылу алган спорт мастерлары һәм спорт мастерлыгына кандидатлар да байтак иде.
Дәрәҗәле ярышлар оештыру өчен иң беренче чиратта тиешле шартлар кирәк. Бездә исә, мәсәлән, гимнастларга чыгыш ясау өчен спорт җитәкчеләре махсус келәм сатып алган. Бу юлы әлеге келәмгә бик күп җанатарларны сөендерерлек өметле спортчылар чыкты. Республикабыз башкаласы Казаннан, Яшел Үзән, Ташкент, Хабаровск, Томск, Ульяновскидан 100дән артык гимнаст килгән иде.
Турнир төркем чыгышлары белән башланды. Тамашачылар һәм таләпчән жюри "Лучики", "Ромашки", "Летка-енька", "Радуга", "Барбарики", "Ак Барс", "Изумруд", "Карнавал", "Виктория", "Юность", "Созвездие" һәм "Вика" кебек яхшы билгеле булган спорт залларыннан килгән командаларның чыгышын игътибар белән күзәттеләр. Матур костмюлы кызларның дөньяның иң яхшы хитлары яңгыраганда синхронлы хәрәкәтләр ясавына сокланмаган кеше калмагандыр. Яшь спортчы Заринә Вәлиеваның әтисе Марат Вәлиев сүзләренә караганда, тамашаны моннан яхшырак итеп оештырып булмас та иде.
Шәхси программада яшь спортчылар боҗра, булава, туп һәм лента белән чыгыш ясадылар. Кече яшьтәге һәм инде үзләрен келәмдә шактый ышанычлы хис итүче зуррак спортчыларның чыгышларын караганда күңел иркенләп ял итте. Казаннан Россиянең спорт остасы Карина Закированың чыгышын хозурланып күзәттеләр. Спортчының осталыгына барысы да зур бәя бирделәр.
Безнең кызлар да сер бирмәскә тырыштылар. Үз яшьтәшләре арасында күнегүләрнең берсендә Александра Бердникова белән Анна Новикова икенче урынны алдылар. Тамара Калисанова, Зарина Вәлиева, Татьяна Авдонина, Диана Иванова һәм Валерия Амосова өченче булдылар. Җиңүчеләр һәм призерларның барысына да Мактау грамоталары, медаль һәм кыйммәтле бүләкләрне турнир азагында тантаналы шартларда тапшырдылар.
Марина Борзенкова сүзләренә караганда, безнең шәһәрдә турнир оешканлык белән үткән. Киләчәктә мондый турнирлар тагын да күбрәк спортчыларны үзенә тартачагына чын күңеленнән ышына ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев