Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Утраудагы фаҗига

    Әҗмәрдә яшәүче берәүгә карата РФ Җинаятьләр кодексының "Үлемгә китергән сәламәтлеккә авыр зыян салу" 111нче маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Ир-ат үзенең танышын үтерүдә гаепләнә. Җинаять Идел акваториясендәге утрауларның берсендә булган. Тикшерүчеләр фикеренчә, балыкчылар станында каравылчы булып эшләүче ике таныш кичен бергәләшеп эчәләр. Аннары араларында бәхәс чыгып, сугышып китәләр. Нәтиҗәдә бер...

    Әҗмәрдә яшәүче берәүгә карата РФ Җинаятьләр кодексының "Үлемгә китергән сәламәтлеккә авыр зыян салу" 111нче маддәсе буенча җинаять эше ачылган.
    Ир-ат үзенең танышын үтерүдә гаепләнә. Җинаять Идел акваториясендәге утрауларның берсендә булган.
    Тикшерүчеләр фикеренчә, балыкчылар станында каравылчы булып эшләүче ике таныш кичен бергәләшеп эчәләр. Аннары араларында бәхәс чыгып, сугышып китәләр. Нәтиҗәдә бер ир-ат икенчесен кыйный. Танышының үлүен белгәч, ул үзе бу турыда полициягә хәбәр итә.
    Әлегә җинаятьче тикшерү изоляторында утыра.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: